Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:19

Татар иҗтимагый үзәге Русияне Европа шурасыннан чыгаруны сорый


Страссбургта Европа парламенты бинасы каршында Европа берлеге илләренең әләмнәре.

Страссбургта Европа парламенты бинасы каршында Европа берлеге илләренең әләмнәре.

Татар иҗтимагый үзәге Европа шурасының парламент ассамблеясына Русиядә җирле халыклар телләренең кысыла, федерализмның бетә баруын белдереп хат җибәрде. Үзәк милләтләрнең хокуклары бозылганга, "Европада төбәк телләре һәм азчылыкларның телләре хартиясе" ратификацияләнмәгәнгә Русияне Европа шурасыннан чыгаруны сорый.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Европарламент депутатларына җибәрелгән әлеге мөрәҗәгать 1 декабрь көнне Казан үзәгендә үткән пикетта кабул ителгән. Русия думасында милли телләргә каршы "Русия мәгарифе турында" яңа канун кабул итәргә җыенулары иҗтимагый үзәкне әлеге мөрәҗәгатьне язарга этәргән.

Нуриәхмәт әйтүенчә, Советлар берлеге заманнарында да авылларда балалар рәхәтләнеп татар телендә белем алды, хәзер исә бернинди хокук кысаларына да сыймый торган кануннар кабул итеп, татарларны бөтенләй телдән яздырырга җыеналар.

Галишан Нуриәхмәт

Галишан Нуриәхмәт

"Конституциядә һәр халык үз телендә укырга хокукы бар диелгән. Русиядә дүрт мең татар авылы бар, хәзер, ачуым да килмәгәе, шуның дүртесендә дә татарча укыту юк. Моңа кем дә булса игътибар итәргә тиештер бит инде. Татар илен: Әстерхан һәм Себер ханлыкларын басып алдылар да, аны басып алгач, бар нәрсәне дә юкка чыгарырга дигән сүз мени? Хәзер исә милли мәгарифне бөтенләй бетерү өчен эш алып барыла.

Монда артыгын баш та ватып торасы юк, Русия Европа хартиясенә кул куйды, әмма аны ратификацияләмәде. Нигә аны ратификацияләми? Хәзер мәгариф кануннары әзерләп, милли сәясәт стратегиясе булдырырга тырышып, баш ватып утыралар. Бер дә баш ватасы юк, әнә "Европада төбәк телләре һәм азчылыкларның телләре хартиясе" кабул ителгән, шуны тотарга да тормышка ашырырга гына кирәк.

Гадәттә, Русиядә кануннар үтәлми. Менә бу мәгариф кануны Конституцияне бозып кабул ителәчәк, аңа Конституция мәхкәмәсе тагын күз йомачак", ди Нуриәхмәт.

Европа парламентына юлланган мөрәҗәгатьтә яңа мәгариф кануны өлгесен 17 октябрь көнне думада беренче укылышта хуплаулары әйтелә. Аңа кадәр дә Русиядә кабул ителгән, җирле халыкларның ирек һәм хокукларын бозган кануннар санала. Татарстанда латинга күчәргә теләвен тыйган, милли төбәк компонентын мәгарифтән алып ташлаган, республика башлыкларын "президент" дип атауны бетерүче кануннар кабул ителгәнлеге ассызыклана. Иҗтимагый үзәк бу документларны әзерләүчеләр Конституцияне бер тапкыр да кулларына алып карамаган кебек тоела, дип белдерә. Русиядә федерализмның бөтенләй бетә баруын да әйтеп уза.

1 декабрьдә үткән пикет

1 декабрьдә үткән пикет

1 декабрьдә үткән пикетта катнашучылар Русиядә "Европада төбәк телләре һәм азчылыкларның телләре хартиясе"н ратификацияләү, Русиядә урта һәм югары белемне туган телдә дә укуны гарантияләү, Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирү һәм аның нәтиҗәләре белән укырга керү мөмкинлеге булу, мәгариф канунына Татарстан өстәмәләрен тулысынча кертү таләбе белән чыккан иде. Әлеге таләпләр Европарламентка киткән хатта да бар.

Русиядә "Европада төбәк телләре һәм азчылыкларның телләре хартиясе" тупас бозылганга Русияне Европа шурасыннан чыгару мәсьәләсен тикшерергә дигән үтенеч белән төгәлләнә бу мөрәҗәгать.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, иҗтимагый үзәк инде бүтән юл калмаганга, Европарламент ассамблеясына мөрәҗәгать итәргә булган.

"Мәскәүгә мөрәҗәгать итүләрнең бернинди файдасы юк. Хәтта Иҗтимагый үзәк исеменнән, Азатлык татар яшьләре берлеге исеменнән Татарстан президентына, министрлар кабинетына, Дәүләт шурасына мөрәҗәгать иткәннәребез дә татар мәдәниятен аңламый торган кешеләргә - Терентьев, йә Камалтыновларга төшерәләр. Мәскәүгә нинди генә мөрәҗәгать җибәрсәк тә аннан, сезнең тәкъдимнәрегез игътибарга алыныр, дигән хәбәр килә. Мәгариф проблемнарын күтәрсәк, Татарстан мәгариф министрлыгына җибәрәләр, мәдәният турында язсак, мәдәният министрлыгына төшерәләр. Мәскәүгә язудан бернинди дә нәтиҗә юк", ди Нуриәхмәт.

Европарламент ассамблеясына җибәрелгән мөрәҗәгатьнең копиясен үзәк, белеп торсыннар дип, Русия думасы рәисе Сергей Нарышкинга да юллаган. Нуриәхмәт сүзләренчә, Европарламентның электрон адресына русча язылган мөрәҗәгать киткән. Үтемлерәк булсын өчен, аны инглиз теленә тәрҗемә итеп тагын салачаклар. Почта белән дә җибәрәчәкләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG