Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары ахырзаманга ышанамы?


Татар җырчылары ахырзаманга ышанамы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:05 0:00

Татар җырчылары ахырзаманга ышанамы?

Татарстан халкында 21 декабрь дөнья бетәме, ахырзаман җитәме дигән сүзләр көннән көн ешрак ишетелә. Татар җырчылары да бу фаразларга карата фикерен җиткерде.

Безнең сораштыруда дистәгә якын татар җырчысы катнашты. Алар: Ришат Фазлиәхмәтов, Гөлназ Сираева, Илназ Гарипов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илдар Әхмәтов, Илсөя Бәдретдинова, Айдар Галимов, Илмира Сөләйманова, Мөнир Рахмаев һәм Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Алмаз Гыйлметдинов.

Күбесе 21 декабрьдә дөнья бетә дигә сүзгә ышанмый. Ришат Фазлыәхмәтов дөнья болай да акрынлап кына бетә, ди. Бәла-каза, үлем-китемнәр шуңа дәлил икән. Тик төгәл көнен 21дә түгел дип саный.

Ахырзаман якынлашу турындагы сүзләр кибеттәге тауарларны яхшырак сату өчен кирәк дигән фикерне Ришаттан тыш Ландыш Нигъмәтҗанова да әйтте. Әгәр ул көнне чыннан да дөнья бетә дисәләр, ул гаиләсе янында булачак. "Бөтен әйберем дә бар, миңа башка берни кирәкми", ди Ландыш.

"Ахырзаман дөньяда мөселманнар күп булганда яки алар аз калгач бетәчәк диләр. Бәлки ул көнне фән-техникада яңа чор башланыр. 21ендә дөнья бетүгә гаиләбез ышанмый", ди Илназ Гарипов.

Татар җырчыларында ахырзаман килү-килмәүгә бәйле шик-шөбһәләр дә юк түгел. Гөлназ Сираева, Илмира Сөләйманова, туганнары, танышлары 21 декабрь хакында күп сөйләгәч, араларында азык-төлек, шәмнәр алып куючылар булгач шомланып калганнар. Алар бу көнне туганнары янында үткәрергә телиләр, ләкин 22 декабрьдә "Татар җыры"нда катнашырга кирәклеген дә еш кабатлыйлар.

"Татар җыры" хөрмәтенә булса да тегеләр әйткән сүз кире кагыла", диде сәхнәдән Айдар Галимов. Аннан да дөнья бетү хакында еш сорыйлар икән.

"Тормыш рәхәтен күреп яшисе иде, фатир алдым, гаилә бәхетен татырга телим. Дөрес, әнием 21е көнне безнең янга кайтыгыз ди, барыбызны да бергә җыймакчы", ди Мөнир Рахмаев.

Илсөя Бәдретдинова ахырзаманга шәмнәр алып әзерләнүче кешеләргә гаҗәпләнүен белдерде. "Дөнья бетә башласа, шәм белән терәтеп куймакчы буласызмы аны? Бетсә шәмгә генә тотынып исән калып буламы икән? Миңа әбием: кызым, бурычлы үлми ул, диде. Минем бурычым бар, мин үлмим. Сез үзегезне карагыз инде", диде ул сәхнәдән шаяртып.

19 декабрьдә үтәсе татар дискотекасының афишасы
19 декабрьдә үтәсе татар дискотекасының афишасы
Татар дискәтүкләре дә 21 декабрьдә дөнья бетә дигән сүзләрне файдаланып калырга ашыга. "Дискотека форум" бу атнада "Ахырзаман дискотекасы" оештыра, Курай" радиосы 19нда үтәсе төнге чараны "Дөнья бетәр алдыннан татар дискәтүге" дип атаган. Җырчы, эшмәкәр Илназ Сафиуллин да шәхси татар дискотекасына "Ахырзаман алдыннан рәхәтләнеп татарча күңел ачыйк" дигән реклам тараткан.
XS
SM
MD
LG