Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милләтара гаилә кору 11 процентка кимегән


Татарстанда бу елның 11 аенда рәсми язылышып корылган гаиләләрнең 21 проценты милләтара гаиләләр булган. Бу турыда Татарстандагы ватандашларны теркәү идарәсе хисабында белдерелә.

Шул чор эчендә Татарстанда барлыгы 31 мең чамасы яңа гаилә теркәлгән. Бу сан узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2 меңгә диярлек кимрәк. Милләтара гаиләләр узган елның шул чорындагыдан 800-гә диярлек, ягъни 11 процент чамасы кимрәк булган.

11 ай эчендә 14 меңләп пар аерылышкан. Аерылышучылар саны узган елның шул чорындагыдан 5,3 процентка артыграк.
XS
SM
MD
LG