Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак президенты Җәләл Талабани хастаханәгә күчерелгән


Гыйрак президенты Җәләл Талабани
Гыйрак президенты Җәләл Талабани
Гыйрак президенты Җәләл Талабани идарәсе белдерүенчә, Талабани сәламәтлеге кисәк начараю сәбәпле дүшәмбе кичендә хастаханәгә күчерелгән.

Аның сәламәтлеген күзәтү һәм дәвалау өчен махсус табиблар төркеме җаваплы булуы әйтелә, әмма тәфсиллерәк мәгълүмат бирелми.

2008 елда Талабани АКШта йөрәк операциясе кичерде, бер ел элек ул Үрдүндә дәваланган иде.
XS
SM
MD
LG