Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөхәммәдия" татар мәгърифәт үзәге булып калачак"


"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бинасы
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бинасы

17 декабрьдә "Мөхәммәдия" Казан югары мөселман мәдрәсәнең оешуына 130 ел тулды.

"Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла, әмма хакимият режимы үзгәргәннән соң 1918 елда ябылырга мәҗбүр була. Советлар берлеге таркалгач, 1993 елда мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли башлый. 1998 елда элекке бина мәдрәсәгә кире кайтарыла.

Шушы вакыйга уңаеннан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин белән әңгәмә кордык.

– Наил хәзрәт, сез ректор буларак уку йортының эшчәнлеге белән канәгатьме?

– Аллага шөкер, бу көнгә кадәр эшләп киләбез икән, канәгать булмыйча бүтән сүзебез юк. Шәкертләр укып тора, эш гөрли. Беркайчан да тулысынча канәгать дип әйтеп булмый, билгеле. Әмма, Аллага шөкер, әлегә зарланырлык түгел. Әкренләп тырышабыз.

– “Мөхәммәдия” әле дә татар исламының үзәге булып каламы? Башкалада дини уку йортлары җитәрлек бит?

– Һичшиксез, “Мөхәммәдия” татар мәгърифәт үзәге булып калачак. “Мөхәммәдия” – татарларның гыйлем учагы” дигән шигар дә бар бит. Мәсәлән, кичке һәм читтән тыш укыту өлешләре фәкать татар телендә генә укытыла. Бу күп очракта укучылардан тора, чөнки монда күбрәк татар зыялылары белем ала. Актив яшьләр, студентлар, аспирантлар читтән торып укуны кулай күрә. Хәзер яшьләр күпләр дингә бирелә, яхшылыкка омтыла. Һәрбер яшүсмер безнең мәдрәсәдә белем алырга тырыша.

– “Мөхәммәдия” җәдиди мәдрәсә булып оешкан. Мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләрдән оста шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар, артистлар чыга. Бүген "Мөхәммәдия"нең укыту ысуллары үзгәрдеме?

– Бәлки үзгәргәндер. Ул вакытта бит университетларга һәм башка дөньяви уку йортларына татарларны алмаганнар, шуңа күрә “Мөхәммәдия” дөньяви фәннәр укытырга мәҗбүр булган. Миңа калса, бүген КФУ, МГУ кебек дәрәҗәле уку йортларында татарлар саны шактый күп. Һәм бу шатландыра.

Хәзер без мәдрәсәдә дини белем генә бирәбез, ә дөньяви белем түгел. Без аны бирә дә алмыйбыз, кирәк тә түгел ул. Шуңа күрә яшьләр хөкүмәт уку йортларында дөньяви белемне алса, соңыннан мәдрәсәдә дини белем тупларга килә. Дини белем бирү ысулларына килгәндә, әллә ни үзгәреш юктыр. Без әле дә китапларны искечә игътибар белән, җентекләп укыйбыз. Монысын саклап кала алдык.

– Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында танылган галимнәр, дин әһелләре бармы?

– Бүген Казанда гына 10-15 имам “Мөхәммәдия” белемен алган. Бүген без алар белән күрештек. Аллага шөкер, берсе дә үкенми, киресенчә, мәдрәсәгә рәхмәтләр генә әйтеп торалар. Дәүләт эшендә, эшмәкәрлектә уңышка ирешкән кешеләр бихисап. Исемнәрен әйтеп тормыйм, бу кирәк тә түгелдер, чөнки хөкүмәт өлкәсендә эшләгән кешегә авыр килү ихтимал.

– Ни өчен “Мөхәммәдия” ислам, илаһият галимнәрен тәрбияләми? Бүгенге көндә ялган ислам белгечләр күбәйде.

– Ислам белгечләре, ягъни исламоведлар - дөньяви белем алган кешеләр. Алар ислам белән яшәми. Ә без, киресенчә, ислам белән яшәүчеләрне тәрбиялибез. Мәсәлән, безнең мәдрәсәне тәмамлаган кешеләр арасында фән кешеләре дә бихисап. Казандагы 70тән артык мәчетнең 20сендә безнең шәкертләр эшләп килә. Алар җомга намазлары укыйлар, имам эшләрен башкаралар, димәк аларны да азмы-күпме илаһияткә кагылышы бар дип әйтеп була.

– Шәкертләрнең милләте нинди? Татарлар укырга теләп киләме?

– Башка милләтләр дә бар. Хәзерге яшь татарлар күбрәк дөньяви белем алырга омтыла. Әле күптән түгел генә кичке бүлектә укучылар исемлеген карап утырдым. Анда берничәсе урта белемле кешеләр булса, калганнары югары белемле шәкертләр. Алар ялкау түгел, һәрберсенең эш урыннары бар. Үзегез беләсез, имам эше кул сузып, сәдака, ярдәм сорап йөрүдән дә тора. Күп кеше моңа үз гомерен багышларга әзер түгел, шуңа күрә күбесе җитди һөнәр алалар.

– Казанда җәйге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә “Мөхәммәдия” ректоры булып торган Вәлиулла Ягъкуб һәлак булды. Мондый күңелсез хәлләр нәрсәдән килеп чыга дип саныйсыз?

– Бездә җинаятьчеләр күп бит инде. Моны инкяр итеп булмый. Үзебезгә дә җинаятьчеләр белән еш очрашырга туры килә. Без алар янына төрмәгә барып укытабыз. Бүген Татарстанга, дәүләткә һөҗүм итәләр: наркотиклар алып киләләр, кешене бозалар. Вәлиулла хәзрәт актив эшчәнлек алып барды. Бәлки бу кемгәдер ошамагандыр.

– Мәдрәсәгә нәрсә җитешеп бетми? Киләчәкне ничек күз алдына китерәсез?

– Күп нәрсә яхшыртыр идек, әмма мөмкинлек юк. Юрганга карап аякны сузабыз. Бу кирәк, тегесе кирәк дип әйтеп була, әмма эшләргә кирәк. Һәр оешма нигәдер мохтаҗ. Әлегә әкренләп эшләп киләбез. Безнең мәдрәсә халык хисабына эшли, әмма мөфтият ярдәменнән башка күп нәрсә эшләнмичә калыр иде. Мөфтият ярдәм итеп килде һәм киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә вәгъдә итте.

Күп нәрсә үзгәрә, укыту дәреслекләре, програмнар башка. Әмма берничә әйбер генә мәңге калачак: мөселман биш вакыт намазын укырга, ураза тотарга, хаҗга барырга тиеш. Дөнья алга барса да, исламның кануннары үзгәрми.
XS
SM
MD
LG