Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габделкәрим хәзрәт: "Урыс түрәләр белән эшләү җиңелрәк"


Иске Ярмәк авылының 275 еллыгына һәм мәчетнең 20 еллыгына багышланган тантанада Самар мөфтие Талип хәзрәт Яруллин (у) Иске Ярмәк мулласына бүләк тапшыра
Иске Ярмәк авылының 275 еллыгына һәм мәчетнең 20 еллыгына багышланган тантанада Самар мөфтие Талип хәзрәт Яруллин (у) Иске Ярмәк мулласына бүләк тапшыра
Чуашстанда мәхәллә тормышының җәмгыятьтә дәрәҗәле урын алганын ишетеп тә, укып та беләбез. Самар өлкәсендә бу юнәлештә сизелерлек активлыкны Камышлы һәм Кләүле төбәгендәге мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт күрсәтә. Аның белән әңгәмә кордык.

– Сезнең карамакта татарлар күпләп яшәгән районнар. Һәр авылда мәчет. Авыл муллалары җирле хакимият белән ниндирәк мөнәсәбәттә?

– Иң элек мин Иске Ярмәк авылының мулласы. Үрнәк күрсәтер өчен авыл түрәләре белән мөнәсәбәтне үзем урнаштырдым. Аннары эш ысулымны башка муллаларга җиткердем.

– Авыл мулласы гомер-гомергә җирле җитәкчеләр белән аралашып яшәде бит.

– Анысы шулаен-шулай. Тик менә аермасы да бар. Элеккеге елларда муллалар түрәнең ишеген шакып керәләр иде. Мәчетләр аякка баскан еллар. Әле бусы кирәк, әле тегесе кирәк. Әхлакый бизмәннәр үзгәрде. Кешеләр сүтелә башлады. Беренче планга тәрбия килеп басты. Муллаларның, имамнарның кирәклеге көн тәртибенә килеп басты. Шуңа да авыл җитәкчеләре мәчетләргә ешрак үзләре керә башладылар.

– Бәлки югарыдан күрсәтмә булгандыр?

– Бу очракта аларга үрнәкне Камышлы районы башлыгы Рафаил Баһаутдинов күрсәтте. Ул атна саен җомгага кайсыдыр авылга бара һәм намаздан соң халык белән мәчеттә дөньяви мәсәләләрне хәл итәләр. Без монда ике куянны тотабыз. Башлык килә дип җомга намазына да халык күбрәк килә.

– Район түрәсе халык белән генә очрашырга барамы, әллә намаз да укыймы?

– Укый. Аңа карап башкалар да тартылалар.

– Җомга намазына район башлыгы килә. Ә менә район администрациясе оештырган чараларга имамнар йөриме?

– Барабыз. Анда да халык җыела бит. Җәмәгатьчелек җыелган җирдә дин әһелләре булырга тиеш.

– Ярар, татар җитәкчесе сезгә үз кешесе буларак ачык йөз күрсәтер. Ә бит мәчетләр катнаш халык яшәгән авылларда да бар. Анда түрәләр мөселман өммәтеннән түгел. Алар белән эш ничек бара?

– Урыс түрәләр белән эшләү тагын да җиңелрәк. Беркайчан борып чыгарганнары юк. Безнең файдага хәл итәләр.

– Соңгы елларда татар авылларына Азия якларыннан килеп урнашалар. Алар динне көчәйтәләрме?

– Төрлесе бар. Күбрәге дөнья куа.

– Күмәк хуҗалыклар таралгач халык югалып калган иде. Аңына киләме әле?

– Ирләр әкренләп эш таба башладылар. Тормышларын җайлаучылар ишәйде. Авыл икътисади сазлыктан чыгып бара.
XS
SM
MD
LG