Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән 550 мең евро түләтә


Страсбургта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе
Страсбургта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия ватандашларының биш мөрәҗәгате нигезендә хөкем карары чыгарып Русиядән 550 меңнән артык евро түләтергә кушты.

Мәхкәмәнең рәсми белдерүенә караганда, бу мөрәҗәгатьләр 2002 һәм 2004 елларда битлекле хәрбиләр тарафыннан алып кителгән һәм шуннан соң югалган сигез кеше турында.

Мәхкәмә карарында Русия хөкүмәте кеше хокуклары, аерым алганда яшәү, иреклек һәм иминлек, хокукый яктан нәтиҗәле якланган булу хокуклары турында Европа конвенциясен бозган, диелә.

Мәхкәмә Русия хакимиятләрен югалган әлеге кешеләрнең газапларын киметү өчен чаралар күрергә һәм Русиядәге мәхкәмә җитешсезлекләрен бетерергә чакыра.
XS
SM
MD
LG