Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хоббит" дөнья буйлап рекордлар куя


“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт” фильмыннан күренеш
“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт” фильмыннан күренеш

19 декабрьдә Русия экраннарына "Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт" фильмы чыга. Дүрт көн эчендә дөнья буйлап ул инде 223 миллион доллар җыйган.

Кино сәнгатенең соңгы казанышы, 2012 елның иң көтеп алынган фильмы, яңа рекордлар куячак вакыйга – бу сүзләрнең барысы да шушы көннәрдә экранга чыга торган “Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт” (“The Hobbit: An Unexpected Journey”) фильмы турында.

Кино өлкәсендә артык хәбәре булмаган гади татар кешесенә бу фильм “мәгънәсез әкият” булып күренсә дә, анда идеология (әсәр салкын сугыш елларында язылган), яңа технология, алдынгы актерлар һәм сыйфат урын алган. Фильм дөнья буйлап әле чыга бара гына, ләкин бу вакыйганы инде тулы мәгънәсендә “чир” дип атап була.

“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт” фильмы Джон Толкинның "Хоббит, яки бару һәм кайту" әкияте нигезендә төшерелгән. Әсәрдә автор уйлап чыгарган халык вәкиле – хоббит Бильбо Бэггинсның маҗара һәм тылсым белән үрелгән сәяхәте сурәтләнә.

Фильмның режиссеры Питер Джексон
Фильмның режиссеры Питер Джексон
“Хоббит” – Толкинның балалар өчен язылган әкияте, аның сюжеты гади. Ләкин соңрак Толкин “Балдаклар хөкемдары” исемле күләмле трилогия язып, беренче әкиятне күләгәдә калдырды. Нәкъ “Балдаклар хөкемдары” беренче булып кинога төшерелде. Алай гына түгел, ул кино сәнгатендә иң уңышлы фильмнарның берсе булды (соңгы өченче өлеше 11 Оскар бүләгенә лаек булды).

Әкияттә бер фильмлык кына вакыйгалар булса да, режиссер һәм продюсер Питер Джексон аңа аерым парчалар өстәп, яңа трилогия төшерергә булган. Мөгаен, бу “Балдаклар хөкемдары” уңышын кабатлау омтылышыдыр. Өстәвенә, трилогияләрнең күбрәк акча җыюы һәркемгә мәгълүм.

Фильмда төп рольне британ актеры Мартин Фримен башкара. Беренче трилогиядән тамашачылар өчен таныш булган Иэн Мак-Келлен, Элайджа Вуд, Кейт Бланшетт, Орландо Блум да катнаша. Шунысы кызык, соңгы өч актер башкарган персонажлар әкияттә гомумән юк. Кинода аларга ни күләмдә урын бирелгәне әлегә сер булып кала.



Технология алгарышы

Фильмны зарыгып көтү сәбәбе аның эчтәлегендә генә түгел, технологик яңалыгында да. “Хоббит” – секундына 48 кадр тизлеге белән төшерелгән беренче фильм. Бу гадәти стандарттан ике тапкыр тизрәк (гадәти фильмнар секундына 24 кадр ешлыгы белән төшерелә).

“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт” фильмыннан күренеш
“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт” фильмыннан күренеш
Фильм авторлары, бу алым сурәтләргә моңа кадәр күренмәгән реальлек өстәячәк, ди. Әмма кайбер белгечләр фикеренчә әлеге технологик яңалык киноны күбрәк техник видеога охшата. Дөрес бәяне һәркем фильмны карап чыккач үзе бирә ала.

Шунысы да кызык: секундына 48 кадр тизлек белән эшли торган камераларны хәзер “Аватар” дәвамын төшерүче Джеймс Кэмерон дә куллана. Бу әлеге технологиянең кинога үтеп керүен күрсәтә.

Реклама чыганагы

“Хоббит” – Яңа Зеландиядә төшерелгән, шуңа күрә анда ул аеруча игътибарга лаек. Инде берничә ай рәттән илнең иң эре ширкәтләре фильмны үз реклама максатларында куллана. Әйтик, Air New Zealand һава ширкәте үзенең символикасын, ашамлыкларны, брендларны фильм белән бәйли. Хәтта очкычта очу тәртибе дә шушы фильм нигезендә төшерелгән.



Шундый ук алымны башка ширкәтләр дә куллана. Һава аланы, рестораннар, лотереяләр – барысы да “Хоббит”тан уңышлы реклама ясый. Дәүләт үзе бу уңайдан сувенир тәңкәләр дә чыгарырга өлгергән. Чыгышы белән Яңа Зеландиядән булган Питер Джексон бу елны илнең иң югары дәүләт бүләгенә ия булган.

Веллингтон урамнарында бу көннәрдә хоббит, гном яки эльф булып киенгән кешеләрне очрату – табигый күренеш. Бу инде илдәге мәдәни тормышның бер өлешенә әйләнеп бара.

Прокат лидеры

“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт” фильмыннан күренеш
“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт” фильмыннан күренеш
“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт” фильмы җыем рекордларын яулый да башлады. Халыкара премьерасы 14 декабрьдә булган кино Төньяк Америкада инде 85 миллион доллар җыеп өлгергән. Reuters хәбәр иткәнчә, дөнья буйлап ул 223 миллион доллар җыйган. Белгечләр фикеренчә, фильм тамашачы саны һәм җыем күләме белән кино тарихында яңа рекордлар куячак.

Фильм төрле илләрдә төрле вакытта экраннарга чыга. АКШ һәм Төркиядә ул 14 декабрь күрсәтелә башласа, Русиядә – 19 декабрьдә чыга. Австралия тамашачылары аны бары тик 26 декабрьдә генә күрә алачак.
XS
SM
MD
LG