Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:47

Мәскәүдә Дума бинасы янында протест белдерүчеләр тоткарланды


Чәршәмбедә Мәскәүдә Русия думасы бинасы янында Русия балаларын чит ил ватандашларына асрауга бирүне тыйган канунга каршы протест чарасы үтте. Чарада катнашкан кимендә 13 кеше тоткарланган.

19 декабрьдә Русиянең дәүләт думасы Русия балаларын чит ил ватандашларына асрауга бирүне тыйган канун өлгесен икенче укылышта тикшерә. “Дима Яковлев кануны” дип йөртелгән бу документ Кушма Штатларның “Магнитский исемлегенә” Русиянең үзенә күрә җавабы булып тора.

Русиянең хокук яклаучылары, сәясәтчеләр, җәмәгать вәкилләре, гади кешеләр бу канунны кабул итмәскә таләп итеп Русия президентына һәм депутатларга мөрәҗәгать белән чыкты. Анда әйтелгәнчә, "бу канун кабул ителсә, Русиядәге ятимнәр гаиләле булудан мәхрүм калачак, балалар ике ил арасындагы низаг корбаны булырга тиеш түгел". Әлеге мөрәҗәгатьне интернетта инде дүрт меңнән артык кеше имзалаган. Социаль челтәрләрдә фикерләшеп, активистлар чәршәмбедә парламент янына пикетка чыгарга килеште.

XS
SM
MD
LG