Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума янында ялгыз пикетларда катнашкан 13 кеше тоткарланды


Русия Дәүләт Думасы янында Русия ятим балаларын АКШ ватандашларына асрауга бирүне тыю канунына каршы ялгыз пикетларда катнашкан 13 кеше тоткарланды.

Азатлык радиосы хәбәрчесе белдерүенчә, Дума бинасы янында протест белдерүдә барлыгы берничә йөз кеше катнашкан.

Дума әлеге тыю белән АКШта “Магнитский акты”н гамәлгә кертүгә каршы җавап бирә. Думаның бу карары җәмәгатьчелектә кискен ризасызлык уятты.

Шулай ук хөкүмәттәге берничә җитәкче, шул исәптән тышкы эшләр министры Сергей Лавров, мәгариф министры Дмитрий Ливанов та Дума карарына каршы чыкты.

Русиянең Җәмәгать пулаты Дума рәисе Сергей Нарышкинны бу карарны көн тәртибеннән төшерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG