Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43
Азатлык радиосы 6-9 декабрьдә Казанда узган Дөнья татар конгрессының V корылтаенда катнашкан милләттәшләребезнең фикерләре белән таныштыруны дәвам итә.

Фәния Хәсәнова (Владивосток)

Владивостоктан 50 чакрым ераклыктагы Артем шәһәреннән килгән Фәния Хәсәнова башта кыскача гына үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды:

“Безнең оешма татар-башкорт оешмасы дип атала. Без шәһәрдә оештырылган бәйрәмнәрнең күбесендә катнашабыз. Ураза бәйрәмендә 19-нчы лицей мөдире булган иде. Безнең ризыкларны татып карагач, ул сокланды да, үзләренең укучыларына безнең аш-суларны әзерләргә өйрәтүебезне сорады. Без өлкән апаларыбыз белән ике атна буе балаларны татар ризыклары әзерләргә өйрәттек”, ди Фәния ханым.

“Сез корылтай вәкиле, нинди уйлар белән төбәгегезгә кайтып китәсез”, дигән сорауга Фәния ханым: “Корылтайга килүемә мин бик шат. Биредә күп кешеләр белән таныштым, кайда нинди эш алып барылуы турында белдем. Бездә дә үткәреп булырлык ярарлык чаралар турында белдем. Инде “Шәҗәрә бәйрәме”, “Матур әбиләр” дигән бәйрәмнәрне планга кертергә уйлап торам. Коми төбәгеннән килгән делегатлар әлеге бәйрәмнәр турында сөйләделәр. Корылтайга килү өчен күп акча тотарга туры килде, әмма, бер дә кызганмыйм. Экскурсияләрдә булдык, балалар чыгышларын күрдем. Татарстанда шундый матур тормыш бара дип уйлаганым юк иде. Бик шатландым, бигрәк матур яшиләр икән биредә. Киләчәктә дә шулай мул тормыш белән яшәсеннәр иде”, дип җавап бирде.

Фәимә Турлая (Латвия)

Фәимә Турлая

Фәимә Турлая

Латвиядән килгән Фәимә Турлая да конгресс эшеннән канәгать. Сүзен ул үзе белән таныштырудан башлады: “Мин чыгышым белән Красноярски краеннан. Ужорски районындагы татар авылында туып үстем. Әтием-әнием татарлар. Без үскәндә мәктәптә дүрт кенә сыйныф иде. Анда укыту урыс телендә алып барылды. Гаиләдә дә, авылда да гел татарча сөйләштек. Мәктәпкә барганда бер сүз дә урысча белми идек. Тора-бара өйрәндек, мәктәпне барыбыз да яхшы бетердек. Кайбер кешеләр балаларын татар мәктәбенә җибәрмиләр, артка калалар дип куркалар. Ул дөрес түгел, менә без мәктәпкә барганда рус телен белмәдек, барыбыз да өйрәндек, кеше булып чыктык” ди Фәимә ханым.

“Латвиядәге татар оешмасы турындагы сорауга” Фәимә ханым болай җавап бирде: “Мин инде 30 ел Латвиядә яшим. Латыш егетенә кияүгә чыктым. Анда бер 15 ел яшәгәч, татар оешмасы барлыгын белдем. Анда бардым. Оешмада гел урысча сөйләшәләр. “Ник татарча сөйләшмисез”, дигәч, “Без инде онытып бетердек”, диләр. Мин алар белән гел татарча сөйләшергә тырыштым, хәзер алар да татарча сөйләшәләр. Оешмада мин чаралар оештырырга ярдәм итәм. Менә хәзер дә конгресстан күп китаплар, видео-язмалар алдым. Аларны эшебездә кулланачакбыз. Корылтай яхшы оештырылган, дип саныйм. Белгәннәремне үзебезнең оешма эшендә кулланырбыз”, ди Фаимә Турлая.

Гриф Хәйруллин (Казакъстан)

Казакъстанның Алматы шәһәреннән килгән вәкил – танылган язучы, татар хәрәкәте активисты Гриф Хәйруллин да V корылтайның эшен уңай бәяли. “Әмма теләгән кешеләрнең барсы да чыгыш ясый алмады, вакыт җитмәү сәбәпле, сүз бирелмәде”, ди Гриф әфәнде. Ул бу проблеманы чишү юлын да күрсәтә. “Чыгыш ясарга теләүче кешеләрне алдан барларга кирәк. Аннары чыгыш ясаучылар санына һәм куеласы сорауларга карап, секцияләр санын арттырырга. 3 секция генә түгел, 10-15 секция эшләргә тиеш. Чыгышларның барсын да туплап, китап итеп чыгарырга кирәк. Тагын бер юл – гадәттә корылтайда җитди чаралар ике көн бара. Бәлки җитди чараларга тагын бер көн өстәргә кирәктер. Әлбәттә ул күп чыгымнар таләп итәчәк. Әмма, мөһим эш эшләнгәндә, җитди сораулар күтәрелгәндә, андый чыгымнарга бару да кирәк дип саныйм”, ди Гриф Хәйруллин.

Рәйхан Мәннәпова (Үзбәкстан)

Үзбәкстан татарлары вәкиле – дәүләт радиосында татар телендә “Бәллүр чишмә” дигән тапшырулар алып баручы Рәйхан Мәннәпова корылтайга төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар белән танышу, тапшырулары өчен материал туплау максаты белән килгән.

“Максатыгызга ирештегезме, корылтайдан нинди хисләр белән китәсез”, дигән сорауга Рәйхан ханым: “Максатыма ирештем. Бик күп милләттәшләр белән сөйләштем, чит илләрдә яшәүче татарлар белән дә таныштым, төрле төбәкләрдә оештырыла торган чаралар турында белдем. Без бит бик еракта яшибез, төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән сирәк очрашабыз. Татар дисклары, китаплар сатып алдым. Эшемдә кулланырга кирәк булачак”, дип җавап бирде.

“Әгәр сезгә корылтайда чыгыш ясау мөмкинлеге бирелсә, нәрсә әйткән булыр идегез”, дигән сорауга Рәйхан ханым: “Ташкентта мин татар теле дәресләре дә алып барам. Мин укытучы түгел, ләкин тел укытучысы булмагач, риза булдым. Конгресс мәнбәреннән шул турыда сөйләргә уйлаган идем. Безгә укытучы җибәрүләрен сорамакчы идем. Бездә татар теле дәресләре факультатив рәвештә генә алып барыла. Бу бит программа буенча укыту түгел, программаны да, методиканы да мин үзем төзим. Мин балаларны татарча сөйләшергә генә өйрәтәм. Язу кагыйдәләрен, татар әдәбиятын укытырлык белемем юк. Дәреслекләребез дә юк. Конгресс дәреслекләр белән ярдәм итәргә әзер, әмма алар безгә укытучылар җибәрә алмыйлар. Үзебезнең дә укытучыларны кызыксындырырлык мөмкинлекләребез юк”, диде.

Сәмигулла Бикчәнтәев (Кытай)

Кытайдан V корылтайга 15 кеше килгән иде. Аларның берсе – Өремче шәһәре янында урнашкан Чишмә авылы башлыгы Сәмигулла Бикчәнтәев. Сәмигулла татарча камил белми, аның кайбер сүзләрен татарча яхшырак белгән авылдашы Исемеәгъзәм Бикчәнтәй тәрҗемә итте.

Кытай татарлары, сулда Сәмигулла Бикчәнтәев

Кытай татарлары, сулда Сәмигулла Бикчәнтәев

“Безнең Чишмә авылында 500 кеше яши. Барсы да татарлар. Әйбәт яшиләр, татарча сөйләшәләр. Безнең авылга моннан 200 ел элек Татарстаннан килгән татарлар нигез салган. Без бишенче-алтынчы буын булабыз. Корылтайга беренче килүем. Корылтай бик ошады. Хәзерге вакытта Кытай белән Татарстан арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашкан дияргә була. Татарстанга бару юллары ачылган. Соңгы елларда балаларыбыз Казандагы югары уку йортларында укый башладылар. Татарстаннан да безнең авылга килеп-китүчеләр бар. Әмма андыйлар күп түгел. Безнең авылга килегез, чакырып калабыз”, ди Сәмигулла Бикчәнтәев.

Дәниз Бәдретдин (Финляндия)

Финляндиядән килгән Дәниз Бәдретдин V корылтайда катнашуыннан канәгать. Әмма аның кайбер искәрмәләре дә бар.

“Казанда күптән булганым юк иде. Корылтайда күп яхшы әйберләр күрдем. Беренчедән, төрле төбәкләрдән күп халык килгән. Күрештек, таныштык. Бу бик мөһим нәрсә. Аннары кешеләрнең үз фикерләрен курыкмыйча белдерүләрен күрдем. Элек фикер әйтергә куркалар иде. Миңа ошамаган нәрсә – комитетларга әгъзалар сайлау рәвеше. Мин биредәге сайлау ысулы белән килешмим. Ул демократик рәвештә түгел. Минем үз тәкъдимем дә бар. Әйтик, барлык тәкъдим ителәсе намзәтләрнең исемлеген әзерләп, аны бер ай алдан вәкилләргә җибәрергә, интернет аша, яки хат белән. Халык аны алдан укып, кемне сайласын хәл итәр иде. Аннары корылтайда, кемнең кем икәнен аңлап, тавыш бирә ала. Бу демократик юл булыр иде. Бу минем тәкъдимем. Башка ысул белән дә сайлау оештырырга була. Бары тик алдан хәл ителгән һәм “өстән төшерелгән” исемлек булырга тиеш түгел”, ди Дәниз Бәдретдин.
XS
SM
MD
LG