Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Пакстанда полиомиелитка каршы көрәшне туктатып тора


Пакстанда полиомиелитка каршы вакцина кадау төркемендәге хезмәткәрләр үтерелгәннән соң БМО Пакстанда полиомиелитка каршы көрәшне туктатып торырга булды.

БМОның балалар белән эшләүче бүлеге UNICEF сүзчесе Майкл Колемен бу карарның бүген Пакстанның төньяк-көнбатышында бер табибә һәм аның машина йөртүчесе атып үтерелгәннән соң кабул ителгәнлеген белдерде.

Аңа кадәр Пешавар шәһәре янында бер табиб утлы коралдан атудан каты яраланган иде.

Ноушира шәһәре янында да ихтыяри табибларга һөҗүм булды, әмма алар арасында яраланучылар булмады.

Бу атна башында Пакстанның төрле өлешләрендә алты табиб атып үтерелде. Бу һөҗүмнәр өчен үз өстенә җаваплылык алучылар булмады, әмма элегрәк Талибан БМОның полиомиелитка каршы көрәш програмында эшләүчеләргә карата кисәтүләр ясаган иде.
XS
SM
MD
LG