Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

Фәйзрахманчылар балаларын кайтару өчен көрәшә


Фәйзрахман Саттаровның ярдәмчесе Гомәр Ганиев

Фәйзрахман Саттаровның ярдәмчесе Гомәр Ганиев

Бүгенге көндә фәйзрахманчылар балаларын кайтару өчен мәхкәмә юлларын таптый. Мәхкәмәләр үтә тора, ләкин ата-аналарыннан аерып алынган балалар әле дә кире кайтарылмаган. "Азатлык" хәбәрчесе сабыйларын кайтарырга тилмерүче Алсу Мөхәммәтҗанова һәм Шамил Ибраһимов белән очрашып сөйләште.

Фәйзрахманчыларның балаларын тартып алып, олыларын приютларга тараткан, имчәк балаларны сабыйлар йортларына урнаштырган иделәр. Бертуганнарны да аерып, Татарстанның төрле балалар йортларына озаттылар: Питрәч, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кама Тамагына. Башта ата-аналарын якын да җибәрмәделәр. Бу гына түгел, балалары кайда озатылганын да социаль хезмәтләр әйтмәде. Аннары гына ата-аналар үзләре юллап, очларына чыкты. Ләкин балаларын кайтарыр өчен аларга мәхкәмә аша узарга кирәк. Бүгенге көндә дүрт гаилә “балаларга рәхимсез булу” дигән маддә буенча гаепләнә. Берсенә Гражданнар кодексы буенча мәхкәмә булды.

Гомәр Ганиев сүзләренчә, алар кемгә нинди җинаять эше, нинди маддә буенча икәнен дә белмиләр, чөнки бернинди мәхкәмәне дә танымыйлар.

“Почта аша ниндидер хатлар килә, аларны укып та тормыйбыз, яндырабыз. Безгә нигә кирәк алар? Бөтен 21 баланың да кайда икәнен ачыкладык, исән-саулар, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте булса, кайтырлар”, диде ул.

Фәйзрахманчылар йортында балалы биш гаилә яшәде, һәрберсендә өч яки дүрт бала. Шулай да араларында сабыр итеп көтеп утырырга теләмәүчеләр дә бар. Казанның Торфяная, 41нче йортын ташлап чыгып китүчеләрне эзләп табып аралаштык.


"Сихерләп алып киткәннәрдер"

Алсу Мөхәммәтҗанова 10 ел элек фәйзрахманчылар йортына килеп эләгүен үзе дә аңламый кала. Ул вакытта аңа 23 яшь була. Алсу – Казан кызы. Ишле гаиләдә туып-үсә, төзүчеләр училищесында укый. Ләкин медкомиссия уза алмый, “колобома радужной оболочки” диагнозы белән аңа эшләргә рөхсәт итмиләр. Эшсез тормый, базарда сату итә башлый.

Никахлашмыйча яшәгән ире аны улы белән ташлап китә, тормыш арбасын берүзенә тартырга туры килә. Базарда сату иткән вакытта Әнвәр исемле ир белән таныша. Менә шул ир үзенә каратып артыннан әйди дә инде аны.

Алсу бүген Мәскәү базарында яшелчә сата. Үзе сата, эш арасында минем сорауларга җавап бирә, тарихын сөйли. Сөйләмим дип киреләнми дә, берни яшерми дә, кыенсынмый да.

Алсу Мөхәммәтҗанова

Алсу Мөхәммәтҗанова

– Әнвәр абый өйләнешергә тәкъдим иткәч, каршы килмәдем, аның артыннан иярдем. Шул рәвешле килеп эләктем ул өйгә. Улымны какмадылар, сукмадылар, монда килгәндә аңа 4 яшь иде. Алмазга Хөсәин дип исем куйдылар, – дип сөйли Алсу. – Хәзер уйлыйм, мөгаен, сихерләгәннәрдер мине, чөнки берни эшли алмый идем, гел Әнвәр абыйны уйладым, базарда сату итә алмадым. Әни, туганнар каршы иде, риза булмадылар анда китүемә, аннары күнделәр.

Әнвәр абый белән озак тормадык. Аерылыштык, балаларыбыз булмады, холыксыз иде ул, көнләште, кулы тик тормады. Миннән 5 яшькә олырак кеше бар иде, аның белән никахлаштык, ләкин ул үлде, ярты ел да яшәмәдек. Аннары Габделхәмит абыйга кияүгә чыктым. Габделгазиз белән Габделмөкмин улларым туды. Габделхәмит абый олы инде ул, аңа 72 яшь.

Намазда түгел идем, дин өйрәттеләр, яулык яптым. Башта рәхәт, җиңел иде. Соңгы елларда гына авырлашты. Өлкән балам елады да елады, “китик моннан” дия иде. Китәргә кирәк дигән карарга үзем дә килә башлаган идем, ярар, Рамазан ае узсын, аннары кайтырбыз дип планлаштырган идем. Чыгып китеп өлгермәдем. 3 августта ОМОН килгәндә бер гаилә арткы яктан чыгып качып өлгерде, мин башкалар белән авыз ачып калдым. Габделхәмит абый да әйткән иде, китсәгез хәерлерәк дип, чөнки йортны яндырачаклар, җимерәчәкләр дигән иде. Сүзен тыңларга булган!

– Балаларың хәзер кайда?

– Хөсәин белән Габделгазиз Кама Тамагының Теньки авылында. Бәләкәе Габделмөкмин Казанның сабыйлар йортында. Бер атнада Кама Тамагына барам, икенчесендә Казандагы приютка. Хөсәингә 14 яшь тула тиздән. Башкалар рәтеннән мәктәпкә йөрми, чөнки күнекмәгән, белми. Үзе татарча да, урысча да укый, яза белә. Бәләкәе теремек иде, бер дә авырмады. Аңа карап барысы да соклана иде. Хәзер барсам, йә борыны тыгылган, ютәлли, йә бите бәрелгән, сыдырылган була. Соңгы тапкыр кертмәделәр, "карантин" диделәр.

– Аларны кире кайтарачакбыз диделәрме?

– Алар кушканның барысын да эшлим. Барлык шартларны үтәдем, медицина тикшерүен уздым, эшкә урнаштым. Чишмәледәге мәчеткә дә эшкә йөрим, андагы Инсаф хәзрәт булышам диде. Бүлмәне рәткә китерергә ярдәм итте, карават сатып алды. Акча да бирде. Хезмәт кенәгәсе кирәк диделәр, анысын да эшләдем. Балаларның кечкенәләрен балалар бакчасына, зурысын мәктәпкә урнаштырырга куштылар. Барысына да ризамын. Миңа “жестокое обращение с детьми” дигән маддә буенча мәхкәмә булачак. Гыйнвар аенда диделәр. Шуны исән чыксак, балаларны кайтаракчаклар.

– Ник башкалар да синең кебек балаларын кайтаруга көч куймый?

– Алар Аллаһ кайтарыр дип ышана, көтә, сабыр итә. Бик борчылалар, Гөлсинә апаның да баласы сабыйлар йортында, миннән сораша ничек ул дип аның да йөрәге өзгәләнә.

– Фәйрахманчылар белән аралашуыңны дәвам итәсеңме? Алар бит киткән кешеләрне кире кабул итмибез, сатлыкҗаннар диләр...

– Балаларны кемне кайда алып киткәч, без, аналар, бихәбәр калдык, Торфяная, 41нче йортка кайтып аудык. Еладым да еладым. Өч көн торгач, тоттым да кайтып киттем. Дөресрәге алдадым, чыгып китәргә хәйлә таптым. Йорт идарәчесе, Фәйзрахман Саттаровның ярдәмчесе Гомәр абыйга Казандагы йортыма барып киләм, фатир түләвен түләргә вакыт дип сорап чыгып киттем дә бүтән кайтмадым. Киемнәрем шунда калды. Мине мөртәт, сатлыкҗан дип орыштылар, ләкин ничек түзмәк кирәк балаларны кайтармыйча! Аннары алар гафу итте, Гомәр абый балаларны табышырга ярдәм итте. Хөсәингә кесә телефонын бүләк итте, аның белән хәбәрләшеп торам. Машина кирәк булса, булышалар.

Ул йортта нинди акчага яшәдегез? Сездән акча сорыйлар идеме? Кешеләр кайдан килеп яшиләр иде сезнең яныгызда?

– Ач тормадык. Уртак казна бар иде, билгеле, тапкан малның биштән берен бирәләр иде. Мин 1800 сум бала акчасын ала идем, Хөсәин белән икебезгә мең сум түли идем, кайчак бирмәдем. Ике балам өчен әтиләре Габделхәмит абый түләде. Казандагы бүлмәңне сат диюче булмады, сорашканнары да истә түгел. Акча белән Чаллыдагы кардәшләр дә ярдәм итә иде, анда да шундый ук мәдрәсә бар иде бит.

Кешеләрнең төрлесе бар инде. Ландыш апаның ире чирле иде. Монда килгәч, терелде, шуннан алар калды. Килгән һәр кеше бәйгать бирә иде, ягъни ант әйтә. Башта Фәйзрахман бабайга әйтәләр иде, хәзер Гомәр абыйга. Секта булгандыр инде ул, балаларны укытмадылар бит.

* * * *

Алсу белән саубуллашканда ул ун ел вакыт уздырганыма “үкенәм” диде. Бүгенге көндә аның бар кайгысы – балаларын туплап, гаилә булып яшәү. Эшләп китү авыр булмасмы дим, “белмим” дип елмая. Мәхәллә булып яшәп өйрәнгән кешегә җиңел булмас, билгеле, ләкин сатып алучылар белән дә, хуҗасы белән дә аралашканда югалып калмый, эшне җитез башкара.


"Балалар куркып калды"

Фәйзрахманчыларның йортын ташлап китеп, балаларын кире кайтаруны юллап йөрүче Шамил (икенче исеме Абдулла) Ибраһимовка 33 яшь. Ул да фәйзрахманчылар белән ун ел яшәгән. Дүрт бала атасы. Хатыны Рәлифә белән аерылышкан, анысы фәйзрахманчылар йортында яшәп калган.

Шамилне очрашырга озак үгетләдем, журналистлардан читләшә, “эшне бозып куюлары бар”, ди. Югыйсә, йортларына бәреп кергәндә, ул үзе “Татарстан-Яңа гасыр”, “Эфир” каналлары журналистларына хәбәр бирә. Аннары икенче тапкыр һөҗүм булганнан соң ярдәм сорап шалтырата, “өстән рөхсәт юк” дип соравын кире кагалар. Бүген ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып йөри, укуыннан соң очрашып сөйләшә алдык.

Аны Гражданнар кодексының балаларны медицина ярдәменнән, белем алудан мәхрүм итү маддәсе буенча гаепләгәннәр. Башкаларга да шундыйрак эш ачылган, ләкин балаларының язмышлары белән кызыксынмаганга күрә, җинаять эшен ачарга дигән карарга килгәннәр.

Шамил Ибраһимов

Шамил Ибраһимов

Мәхкәмә инде булган, дүрт баласын кайтаруга ирешкән. “Гадделрәхим (9 яшь), Рәхимә (7 яшь), Ибраһим (4 яшь) алар барысы да Казанның 18нче санлы хастанәсеннән Балык Бистәсенең балалар йортында озатылган. Өйгә ОМОН килеп кереп балаларны тартып алганда Габделбасыйрыбызга 1 яшь тә 7 ай иде. Аны Казанның Хөсәен Ямашев проспектында урнашкан сабыйлар йортында калдырдылар. Без аларны озак эзләдек, ни полиция, ни социаль хезмәткәрләр аларның кайда урнаштырылганын әйтмәделәр. Ярар әле өчесен аермаганнар! Барып йөрим яннарына, шартлары яхшы, ләкин алар да, без дә сагынабыз. Рәхимә киткән саен үкереп елап кала, “кайтасым килә, кайда әни?” дип елый. Балалар куркып калдылар.

1 августта ОМОН килеп, йортны аска-өскә китергәч, бездән балаларны алабыз дип кисәттеләр. Ике көннән соң янә килделәр һәм балаларны алып киттеләр. Башта балалары булган барлык гаиләләргә дә кисәтү ясалды. Аннары Гражданнар кодексы буенча мәхкәмә эше ачыла диделәр.

Миңа мәхкәмәләр булды, барысына да рөхсәт булды. Кечкенәсенә өстәмә рөхсәт кәгазьләр башта сорадылар, ләкин ул да уңай хәл ителде”, дип сөйләде Шамил.

Шамил тумышы белән Лаештан, Биектауның Ямаширмә авылында үскән. Шунда мәктәпне тәмамлаган. Фәйзрахманчыларга ничек килеп эләктең дип кызыксынам.

– Килеп эләктем дип әйтеп булмый, Фәйзрахман Саттаровның кияве Мөдәрис абый минем әтинең энесе, – ди ул. – Торфяная, 41 адресындагы йорт аныкы. Кеше күбәя башлагач, ул аны калдырып китте, Казанның Северный бистәсенә күченеп киттеләр. Мин анда барып йөри идем, кунакка, унынчы сыйныфны тәмамлагач, мәдрәсәгә килдем. 10 ел яшәдем.

Шунда яшәгәндә өйләндем. Рәлифә – Кукмара кызы. Мин Кукмарада шундый кыз бар икәнен белә идем, барып таныштым, өйләнешергә тәкъдим иттем.

– Синең башкалар белән бергә зур өйдә яшәгәнеңне белә идеме? Ничек кабул итте?

– Анда бит яшәр өчен бар шартлар да бар! Һәрбер гаиләгә аерым бүлмә. Сигез катлы кырмыска оясы дип әйтәләр, дөрес түгел. Пычрак диләр, анысы бардыр, ләкин ул кадәр түгел инде! Ачуым да килмәгәе, ОМОН видеокамералар белән килеп кергәндә мин бүлмәдә ремонт ясый башлаган идем. Андый вакытта һәр өйдә дә туздырылган була. Видеода да гел подвалны төшергәнне күрсәтеләр, күмер, утын сакланган урыннар, яңа ванна бүлмәсе.

– Балаларны кайтарырга хатының ник йөрми? Башкалар балаларын кайтару өчен бармакка бармак сукмый...

– Рәлифәне ни кадәр генә яратсам да, киттем ул йорттан. Аны да китәргә үгетләдем, ризалашмады. Курка. Кяфер дөньяда яши алмыйм, балаларга да авырга туры киләчәк дип елый. Эшләячәкмен, акчасы да була, үзебез тәрбияләрбез дим балаларны. 10 ел буена ышыкта яшәп, зур дөньяга чыгу авыррак ул.

Мин бит ул йортка килеп-китеп йөрдем. Эшләргә ярамаса да, мал таптым, сату белән шөгыльләндем. Әрлиләр иде, ләкин анда берсе дә беркемне дә богауда тотмый. Дөрес, балаларны башкалардан аерып, өйдә генә укыту белән килешеп бетмим, шуңа күрә балаларны алып чыгып китеп йөрттем. Җәй көннәрендә башка мөселман балалары белән Биектаудагы мөселман аланында ял иттеләр.

Мәктәпләр мөселман балалары өчен корылмаган бит, хәрәм ризык ашаталар, бозыклык та бар. Шуңа Фәйзрахман бабай белән яшәүчеләр үз балаларын андыйдан ерак тотарга тели. Аллаһның кодрәте киң, кайтарырлар дип көтәләр. Мин алай булдыра алмыйм, йөрәгем түзми. Рәлифә балалар минем белән булырга тиеш ди. Бабайга да ышанмыйлар кебек, ләкин аңардан да куркалар, китсәк, мөртәт булырбыз дигән хис туктата.

Балаларны алып кайтырга курыкмыйм. Эшлим, тиреләр җыеп, сату иткән ширкәткә эшкә кердем. Бүгенге көндә Куркачи авылында яшим, апаларым, абыйларым бар, алар күршедә генә тора. Булышабыз дип әйттеләр.

– Узган җомгада “Россия” каналында “Прямой эфир с Михаилом Зеленским” тапшыруында фәйзрахманчылар турында сөйләделәр. Анда Фәйзрахман Саттаровның кызы Фатыйма Ибраһимова һәм “мин бу йорттан көчкә котылдым” дип тарихын сөйләүче егет тә бар иде. Әбделкәрим дип таныштырган кеше сезнең йортны секта гына түгел, ә ОПГ дип атады. Йортта яшәүче һәр кеше Фәйзрахман Саттаровка яки аның кызына, кияве Мөдәрискә, ягъни сезнең абыегызга акча бирергә тиеш дип сөйләде.

– Әбделкәрим ике ел безнең белән бер йортта яшәдем диде, алдый. Аны мәхәллә кабул итмәде. Ике тапкыр җомга намазына кергәнен хәтерлим. Аның чын исеме Артур Тимершин. Башкача ул безнең йортка кермәде. Хатыннарны ашатмыйлар, аларны сөяркәләр итеп тоталар, хәтта чәй әчәргә рөхсәт итмиләр дип сөйләде. Һәр кеше акча бирергә тиеш, Саттаров белән Гомәр Ганиев фатирларны үзләштерделәр дип сөйләгәне дә ялган.

Акчага корылган махсус секта дигән картина тудырырга кирәк, шуңа бу кешенең авызыннан төрле ялганны әйттерделәр. Кеше аңламады, ләкин бу кеше парик, сакал, мыек ябыштырып чыккан, күзлек кигән иде. Оялдымы чын йөзен күрсәтергә? Ул Северный поселогындагы бер йортка ияләшеп йөргән булган. Бер үзбәк хатынын көчләгән дигән сүзләр дә йөрде. Бу эштән коры чыкты ул, берни булмады, шул бәрабәргә полициягә ярдәм итмиме икән ул дигән фикер туа.

Мин бер генә очракны әйтә алам. Безнең белән бер йортта яшәүче апа вафатына кадәр җәмгыятьнең бер кешесенә бер бүлмәле фатирын васыять итеп калдырган иде. Ләкин апаны җирләгәннән соң аның балалары үзләренә кире кайтарды фатирны.

* * * *

Шамил "яңа тормышта яшәү куркытмый" ди. Алсудан аермалы, ул үкенми. “Нәрсәгә үкенергә? Дин өйрәндем, белем тупладым. Мөселман кешеләре белән бергә тынычлыкта яшәдем. Сүгенми, эчми, тартмый торган кешеләр, намаз укыйлар, һәрберсенә җылы мөнәсәбәт булды. Проблем чыга икән, бергәләп хәл итү бар. Көн бушка узмый иде”, ди ул.

Кышкы каникулларны Шамил балалары белән уздырырмын дип хыяллана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG