Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чулман ягы милләтчеләре корылтайны "мескеннәр конгрессы" дип бәяләде


Җыен барышында
Җыен барышында

Чаллыда Чулман аръягы шәһәрләренең ТИҮ һәм аксакаллар шураларының җитәкчеләре, әгъзалары катнашында җыен узды. Монда БТКның V корылтаена мөнәсәбәт белдерелде һәм татар мәнфәгатенә эшләмәгән конгрессны таратырга кирәк дигән фикер дә әйтелде. Җыенда корылтайны “мескеннәр конгрессы” дип атаучылар да булды.

Җыенның көн тәртибендә Казанда узган корылтай турында сөйләшү булса да, анда корылтайның үзендә катнашучылар булмады. Чулман аръягы милли хәрәкәте вәкилләрен Казанда узган корылтайга чакырмаулары күпләргә мәгълүмдер. Шулай да Чулман аръягы шәһәрләрнең берләштерелгән җыенында Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим конгресс чаралары хакында сөйләргә ризалык биргән булган. Ләкин Фәүзия ханым Самар каласыннан бу сөйләшүгә кайтып җитә алмаган, Айдар әфәнденең дә килә алмауга сәбәпләре булган (Айдар әфәнде Азатлыкка әңгәмәне иртәрәк биргән иде. - ред.) Шулай итеп конгресс хакында фикер алышу анда катнашучылардан башка гына узды. Әлбәттә, корылтай барышын телевидение, интернет аша күзәтүчеләр булган. Аннан соң инде бирегә килүчеләр “Звезда Поволжье” газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовның конгресска биргән бәясе белән дә танышканнар һәм ул бәяне хуплаучылар да булды.

Рәфыйк Мәхмүдов, Алабуга ТИҮе рәисе:

“Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлимгә пленар утырышта сүз бирелмәү безне мәсхәрә итүне күрсәтә. Резолюция, концепцияләр кабул ителгәндә дә бернинди максатлар куелмаган. Декларациябез, референдум турында сүз гомумән булмаган. Әйтерсең лә, татар ул вакыйгаларны кичермәгән. Бу турыда Рәшит Әхмәтов бик дөрес язды.

Безнең Алабуга шәһәре инде урыс шәһәре. Монда конгресска бару алдыннан сайлау да, җыен да узмады. Алабугадагы милли тормышның ни икәнен дә белмәгән ике ханымны җибәргәннәр. Алар кунак булып кайтты. Без алардан хәзер конгресста күргәннәре хакында, нинди нәтиҗәгә килүләре турында җәмәгатьчелек алдында хисап тотуларын таләп итәбез. Түгәрәк өстәлләр оештырып, сөйләсеннәр”.

Зиннур Әһлиуллин, Чаллы ТИҮе, БТИҮнең элекке рәисе:

“Конгресс җыр-бию, Сабантуй, мәдәният белән мәшгуль булды. Сәясәттән, мәктәпләрдән ерак торды. Нәтиҗәдә урыслаштыру тагын да колач ала. Казанга мин конгресс барышында кешеләр белән очрашу, газетлар тарату өчен барган идем. Яшьләр оештырган пикетта да булырга туры килде. Тоткарладылар. Кул бармакларын гына түгел, аякларны да тикшерделәр. Очрашулар хакында сүз булуы мөмкин түгел иде.

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин
Менә Истанбулдагы төрки яшьләр корылтаена Татарстаннан биш кеше барырга тиеш иде. Ләкин Наил Нәбиуллинны җибәрмәделәр. Монысы да ФСБның бер мәкерле эше булды. Бу гамәлләр хакында уйланырга кирәк. Алар артыгын кылана башлады. Безнең дә югалтыр әйбер юк. Монда бит милләтне бетерергә җыеналар. Болай булмый, без татар булып туган, татар булып үләргә тиеш.

Әле бүген “Ак Барс” банкка пенсия алырга бардым. Пенсияне бирмәделәр. Миңа ниндидер кара исемлек күрсәттеләр, янәсе мин - террорист икән. Банк бүлеге җитәкчесе белән сөйләшкәч, 2-3 сәгатьтән соң пенсиямне бирделәр. Менә бит, тиешле пенсияне дә бирми башладылар. Галишан абыйның, Зәки абый Зәйнуллинның да, Фәндәс абый Сафиуллинның да хәрби дәрәҗәләрен, пенсияләрен алырга җыеналар. Бу инде безне ныклап кысуны күрсәтә”.

Рәфис Кашапов, Чаллы ТИҮ рәисе:


“Конгресс Русия гимны белән башланырга, бөек Пушкин теле дигән булып, урысча барырга тиеш түгел иде. Биредә мөфтиләр дә булды бит. Шуңа, корылтай дога, вәгазь белән башланырга тиеш иде. Элекке конгрессларда татар милли университеты, татар мәктәпләре, латин графикасына күчү турындагы програмнар турында сүз барды. Хәзер боларның берсе дә юк, эшләмәделәр, башлангычны сүндереп бетерделәр.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов
Җәй көне 600ләп мөселманны кулга алдылар. Әгәр конгресс үз сүзен әйтә алса, аларны икенче көнне үк азат итәчәкләр иде. Юк, конгресс бии, җырлый, мактаналар, шуннан ерак китә алмыйлар.

Бүгенге җыен барышында шундый фикер туды һәм без конгресска әйтәбез: сез милләт, халык, дәүләт өчен эшләмисез, инде бу юнәлештә эшләмәсәгез, таралышыгыз, дип".

Раиф Галиев, Түбән Кама ТИҮе рәистәше:

“Милли хәрәкәт көчле чагында безгә сыенучылар күп булды. Тәлгать Абдуллин рәис булган чорда Милли Мәҗлес Татарстан Югары шурасына альтернатив булды. Ул чорда мин дә бу шура депутаты идем. БТК оешкач мине дә шунда керттеләр. Хәтерлим, безне Болгарга алып бардылар. Шунда төзелгән чиркәү нигезләрендәге гарәпчә язылган кабер ташларын күреп йөрәгем әрнеде. Нәрсә күрдек? Мондагы эшчеләр кәйләләр белән шушы гарәпчә язуларны чүкеп, юкка чыгару белән мәшгуль иделәр. Түзмәдем, фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәновка борчуымны белдердем. Мин аннан “бу язулардан урыска кыен була бит” дигән җавап ишеттем. Безнең "толерантлык" - мескенлек!

Раиф Галиев
Раиф Галиев
Әйе, шушы язуларны чүкеп, измә белән сыладылар. Безнең мескенлек, толерантлык дигән нәрсәбез шуннан да китте. Бу күренешне конгресска килгән Төркия кунаклары фотога, видеога төшереп алды һәм алар тарихи документларда калды.

Зарланудан, урысны сүгүдән файда юк. Үз юлыбызны табу зарур. Ә конгресс дигәннәре – мескеннәр конгрессы, фестиваль. Читтән килгән татарлар бу җыр-биюгә сусагандыр, бәлки. Ләкин араларында татар язмышы хакында сөйләшүне көткәннәре дә булгандыр. Сөйләшү булмады.

Әгәр иманга, дингә килмәсәк, алга таба да шулай булачак. Дингә килмичә, күпме милләт, милләт дип сөйләнсәк тә, Аллаһы тәгалә безне юк итәчәк. Мәчетләргә йөрүче яшьләр белән дә уртак тел табу зарур. Бу хакта аеруча Наил Нәбиуллинга искәртү ясыйсы килә. Дин юлында булсак, милләт алгарышта булыр".

Чаллыда узган шушы җыенда Чулман аръягы шәһәрләрендә аксакаллар шурасы эшчәнлеген яңарту турында да сөйләшү, фикер алышу булды.
XS
SM
MD
LG