Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ахырзаман сәүдәсе


Ахырзаман куркуы шаукым булып көчәя барган саен, куркудан файдалана белүче сәүдәгәрләрнең кесәсе ныграк калыная.

Майа календареның 21 декабрьдә ахырзаман киләчәген, дөнья бетәчәген күрсәтүе турында имеш-мимешләр халыкның киң катламнарында курку шаукымына әверелде. Ахырзаманга ышанучылар аны кемнән ничек ишетүенә карап төрлечә сурәтли. Янәсе берничә көн буе Җир Кояш яктылыгын күрмәячәк, җир өслеген диңгез ташкыны каплап китәчәк, Җирне метеоритлар яңгыры харап итәчәк, кешеләргә күпсанлы зомбилар һөҗүм итәчәк икән.

Күпләр ахырзаманга шәмнәр, фонарьлар, шырпы, керосин лампалары, консервалар алып, сохари киптереп әзерләнә. Шаукымга бирелеп кибеттән әйбер ташучыларны галимнәр дә, рәсмиләр дә, дини җитәкчеләр дә тынычландыра алмый. Курку эпидемиясе бигрәк тә Русия белән Украинада яхшы тарала. Анда шәмнәрнең һәм башка шуның ише йорт кирәк-яракларының бәясе шушы шаукым аркасында күтәрелгән. Новокузнецкида хәтта тозны да кырылышып алып бетергәннәр.

Ахырзаман шаукымы кибетчеләр өчен шатлык кына, әлбәттә. Форсаттан файдаланып акча эшләп калуның яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгаралар. Томскида, мәсәлән, ахырзаман өчен әзерләнгән махсус пакетлар бик яхшы керем китерә икән. 890 сумнан сатыла торган бу пакетта бау, марля, блокнот, аракы, шпрот консервасы, сабын һәм ахырзаманда кирәк булырга мөмкин дигән тагын берничә әйбер бар. Бу пакетларны сатучы ширкәттә эшләүче Алефтина Попова: "Соңгы арада халык ахырзаман турында бик күп сөйләшә. Без дә бу темага шаяртып алырга булдык. Без кешеләргә моның ише нәрсәләрдән ничек көләргә икәнен шундый пакетлар белән күрсәтергә теләдек", ди. Бу пакетларны Русиянең төрле төбәкләреннән кешеләр интернет аша сатып алалар икән.

Интернетта ахырзаман хезмәтләре арасында һич акылга сыймаслыклары да бик күп. Шундыйларның кайберләре, мәсәлән, үзегез үлә калсагыз, этегезне асрарбыз дип акча җыя. Apocalypce Pets исемле ширкәт мондый хезмәт турында килешү имзалаган өчен 150 доллар алса, Eternal Earth-Bound Pets ширкәте белән килешү бәясе 135 "кенә" доллар.

Зомбиларга каршы тору өчен махсус әзерлек кирәк. Интернет кибетләре зомбиларга каршы сугышу өчен махсус кылычлар, пычаклар сатса, АКШның корал ясаучы Mossberg ширкәте зомбиларга ату өчен махсус мылтыклар һәм пистолетлар да чыгарды. ZMB дип тамгаланган шундый пистолетны 614 долларга алып була.

Русиядә ахырзаманга әзерләнү киң күләмдә һәм бер-береңнән өйрәнү ысулы белән барса да, әлегә тәҗрибә һәм акча җитеп бетми. Ә менә Австралиядә яшәүче Роберт Баст, мәсәлән, ахырзаманга әзерләнү белән мавыгып китеп әзерлек чараларына инде 350 мең доллардан артык акча туздырган. Азык-төлек һәм су әзерләүгә генә дә биш мең доллар киткән. Тагын унбер мең долларны газда пешерү җиһазы, аккумулятор, дизель генераторы, су чистарту җиһазы алуга тоткан. Диңгез ташкыны була калса дип, диңгездән 460 метр биеклектә бункерлы йорт салдыру 330 мең долларга төшкән. Ул йортка барырга дип 10 мең долларга джип шәкелендәге иске бер машина да алып җибәргән. Бу чыгымнарны банктан кредит алып капларга туры килгән.

Бункерлар соңгы елларда дөньяда бик популярлаша бара. Русиядә ахырзаманга беренче мәртәбә генә шулай ныклап әзерләнсәләр, дөньяның кайбер башка урыннарында бу соңгы ун елда ахырзаманга инде өченче мәртәбә әзерләнү. Кушма Штатлардагы Deep Earth Bunkers ширкәте инде тимер һәм бетоннан ясалган 1400-дән артык бункер төзеп саткан. Бункерларның бәясе 50 мең доллардан башлана. Шул ук вакытта бәясе ун миллион долларга җиткән бункерлар да бар. Бункерлар төзеп бирүне сорап инде 16 меңләп мөрәҗәгать килгән.

Татарлар исә дөнья беткәндә качып ятарга җыенмый, күрәсең. Кайберәүләр бункерларга кереп поскан көндә Казандагы татар яшьләре "Ахырзаман дискәтүге"нә җыела. Димәк җыр-бию "дөнья беткәндә" дә дәвам итәчәк. Ә ахырзаман турында сүзләр, кайбер җырчыларның Азатлык радиосына белдерүенчә, кибеттәге тауарлар яхшырак сатылсын өчен генә уйлап чыгарылган.
XS
SM
MD
LG