Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Давытуглы Финляндия татарлары белән очрашты


Сулдан уңга: Сәлах Корутүрк, Окан Даһер, Әхмәт Давытуглы, Рамил Билал, Атик Али, Наим Садыйк

Сулдан уңга: Сәлах Корутүрк, Окан Даһер, Әхмәт Давытуглы, Рамил Билал, Атик Али, Наим Садыйк

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы Финляндия татарлары белән очрашты. Ул яңа оешкан төрек оешмасын татарлар үрнәгендә эшләтмәкче.

Моңа кадәр Финляндия татарларын Төркия президенты Абдуллаһ Гүл һәм премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган зиярәт иткән иде. Бүген Финляндиягә эшлекле сәфәр кысаларында тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы килде. Аны Финляндия татар оешмасы рәисе Атик Али каршы алды.

Финляндия татарлары имамы Рамил Билал сүзләренчә, Давытуглы мәчеттә татарлар белән намаз кылган, аннары чәй мәҗлесенә җыелганнар.

“Давытуглы Финляндия татарларының киләчәге мәсьәләсенә тукталды, күбрәк балалар тудырырга кирәклеген әйтте. Төркия турында сөйләде”, ди Билал.

Әгәр элекке елларда Финляндиядәге төрекләр татар имамы канаты астында эшләсә, хәзер саннары елдан-ел артуы сәбәпле үз оешмаларын булдырып җибәргәннәр.

“Хәзер Финляндиядә алты мең төрек бар. Тиздән 10 мең булачактыр. Алар балаларны укыту, ислам дәресләрен бирү, бәйрәмнәргә җыелу өчен узган елны үз оешмасын корып җибәрде. Татар мәхәлләсенең Финляндиядә 150 еллап тарихы булуы һәм милли азчылык буларак сакланып кала алуы сәбәпле Давытуглы бу тәҗрибәне төрекләр белән дә уртаклашырга, бердәм ярдәмләшеп эшләргә чакырды”, ди Билал.

Рамил Билал белән тулырак әңгәмәне монда тыңлагыз:

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG