Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:55

Магницкий мәхкәмәсендә гаепләүче як яңа дәлилләр китерә


Юрист Сергей Магнитский үлеменә бәйле дип шикләнелгән Мәскәүдәге “Бутырка” изоляторы башлыгы урынбасары Дмитрий Кратовка карата җинаять эшендә гаепләүче якның шаһите Магницкийга изоляторда табиб ярдәме күрсәтелгәнлегенә ышанмавын белдерде.

Магницкийның ерак туганы, анестизиолог-реаниматолог Тимур Гусейнов Мәскәүдәге Тверь мәхкәмәсендә чыгыш ясап җирләүгә әзерләгәндә Магницкийның җәсәдендә яралар күргәнлеген әйтте.

2011 елның җәендә Кратов эш урынында кеше үлеменә сәбәп булган ваемсызлыкта гаепләнгән иде. Аңа хәзер биш ел төрмә җәзасы яный.

Hermitage Capital фонды юристы, салымнардан качуда гаепләнгән Сергей Магницкий 2009 елның 16 ноябрендә “Бутырка” изоляторында үлде. Рәсми рәвештә аның йөрәк авыруыннан үлүе хәбәр ителде. Адвокатлар һәм Магницкийның туганнары аңа тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәгән дип исәпли.

XS
SM
MD
LG