Accessibility links

Дума балаларны АКШка асрамага бирүне тыю канунын раслады


Русия Дәүләт Думасы ятим балаларны АКШ ватандашларына асрамага бирүне тыю канунын раслады.

Бу канун кеше хокукларын бозган Русия ватандашларына карата чикләүләр кертүче АКШның “Магницкий акты”на җавап буларак ашыгыч рәвештә әзерләнде.

АКШ канунына “Магницкий акты” дигән исем Русия изоляторында азаплап үтерелгән дип шикләнелгән юрист Сергей Магницкий хөрмәтенә бирелде.

Русия кануны президент Владимир Путин имзалаганнан соң гамәлгә керә.

Пәнҗешәмбе көнне матбугат очрашуында Путин Дума әзерләгән бу канунны “хисле әмма тиешле җавап” дип атады.
XS
SM
MD
LG