Accessibility links

Сүрия хакимияте гыйсъянчыларга каршы “Скад” ракетлары кулланган


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Сүрия хакимиятләренең гыйсъянчыларга каршы “Скад” ракетларын куллануы турындагы хәбәрне раслады.

Расмуссен моны киләчәге булмаган хакимиятнең өметсезлектән кылган гамәле, дип атады.

НАТО башлыгы Бәшәр Асад хакимиятенең уртаара ракетлар куллануы Төркия чигендә Сүриядән булырга мөмкин һөҗүмнән саклану өчен Patriot ракет комплекслары урнаштыруның нигезле булуын күрсәтә, диде.

Сүриядә ике ел чамасы элек башланган бу низагта “Скад” ракетларының кулланылуы беренче мәртәбә теркәлде. Димәшк андый ракетлар куллануын кире кага.
XS
SM
MD
LG