Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Стратегия янына милләтләрнең үсеше өчен аерым програм кирәк"


Җәмәгать тыңлауларында Индус Таһиров чыгыш ясый
Җәмәгать тыңлауларында Индус Таһиров чыгыш ясый

Мәскәүдә "Русия татарларының милли-дини үзенчәлекләрен саклау юллары" дигән темага җәмәгать тыңлаулары үтте. Бу чарада кабул ителгән резолюциягә Русиянең милли сәясәт стратегиясе белән бергә милләтләрнең үсеше өчен аерым програм булдыру кирәклеге язылды.

Бу чара 17 декабрь көнне Русия җәмәгать пулаты оештырган "Евразия укулары" кысасында үтте. Татар халкының тарихына, Русиядә тоткан урынына, диненә, мәдәниятенә һәм милли проблемнарына багышланган әлеге бер көнлек тыңлаулар ахырында резолюция кабул ителде. Бу документка кергән тугыз өлештән торган тәкъдимнәр арасында Русиянең милли сәяси стратегиясенә кагылганы да бар. Анда бу стратегияне тормышка ашырганда Русия халыкларының һәм шул исәптән татарларның да этномәдәни үсеше өчен дәүләт програмы булдыру кирәклеге әйтелә.

Әлбир Крганов (с) һәм Илдар Гыйлметдинов
Әлбир Крганов (с) һәм Илдар Гыйлметдинов
Мәскәүдә үткән чарада кабул ителгән тәкъдимнәр арасында татар яшьләренә кагылганы да бар. Яшьләрнең төрле иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген координацияләү, татар җәмәгатьчелеге алдында торган проблемнарны чишкәндә тәҗрибә уртаклашу өчен Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк (Центральный регион) диния идарәсе каршында татар яшьләренең координация үзәген булдыру кирәк диелә. Шулай ук Мәскәү һәм Үзәк төбәк яшьләре татар телен белсен өчен махсус концепция эшләргә кирәклеге әйтелә. Бу бүлеккә татар телен өйрәнү курслары ачу, фән, мәдәният, сәнгать эшлеклеләре белән очрашу, төрле чаралар да үткәрү каралган.

Бу чараны оештыруның башында торган Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтие, җәмәгать пулаты әгъзасы Әлбир Крганов сүзләренчә, яңа ел бәйрәменнән соң бу документы әзерләү төркеме дә төзелергә мөмкин.

"Бу чарада катнашкан күпләр, бергәләшеп эшлик, дип теләк белдерде. Ел башы белән бу мәсьәләгә игътибар иткән, кызыксынган кешеләрне туплап бер төркем оештырырбыз дип уйлыйм мин", диде Крганов.

Бу резолюциядә исламга да зур урын бирелә. "Милли берлекне саклау нигезе буларак, Мәскәү татарлары тормышында традицион ислам роленә игътибар бирергә кирәклеге әйтелә. Чарада катнашучылар Мәскәүдә мәчетләр төзү мәсьәләсен дә күтәрә.

Әлеге чарада катнашкан академик Индус Таһиров Азатлык радиосына, мондый җәмәгать тыңлауларын даими үткәреп торырга, кирәк дип белдерде. Галим фикеренчә, татарларның милли мәнфәгатьләре кайгыртылмау да, татарлар ирешкән уңышлар да, төрле мәсьәләләрне чишү юлларын барлау да ачык булырга тиеш. Чарада Русия президенты, Мәскәү шәһәре хакимиятләреннән түрәләр, думадан депутатлар һәм БДБ илләреннән вәкилләр дә катнашты. Мәскәүдәге, Чуашстандагы татар оешмалары җитәкчеләре дә килде. Барлыгы 200-ләп кеше булды.

Тыңлауларда катнашучылар
Тыңлауларда катнашучылар
"Бу чарада татарның авырткан җирләре турында сүз күбрәк булды. Безнең таркаулыгыбыз, күп вакыт үзара аңлашып яши алмавыбыз турында сөйләделәр. Рәсми оешмаларга да тәкъдимнәр яңгырады. Милли-мәдәни мохтариятләрнең дәүләт тарафыннан финансланмавы әйтелде. Мин моны бик җитди тәкъдим дип атар идем. Русиянең төрле төбәкләрендә аларның яшәве бик тә авыр. Мохтариятләр канун нигезендә барлыкка килсә дә, ләкин финанслау мәсьәләсе каралмаган", ди Таһиров.

Таһиров сүзләренчә, әлеге чара вакытында чыгыш ясаган рус милләтеннән булган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре дә милли республикаларда яшәүчеләр барсы да андагы төп халыкның телен белергә тиешлеген ассызыклаган.

"Русия матбугатында һәрвакыт Татарстанда русларны көчләп татар телен өйрәтергә тырышалар, татар теле аркасында рус теле тиешенчә укытылмый, дигән фикер үткәрелә. Рус милләтеннән булганнар: "Әгәр дә син милли республикада яшисең икән, ул республиканың милли дәүләт телен белергә тиеш, Татарстанда яшисең икән, син татар телен белергә тиеш", дип чыгыш ясады. Нәкъ руслар шулай дип әйтте. Аңа каршы бер генә сүз дә әйтелмәде", ди Таһиров.

Крганов сүзләренчә, бу чараның максаты, гомумән, татарлары алдында торган проблемнарны ачып салу булган. Ул киләчәктә бергә-бергә кул тотынып эшләргә кирәклеген әйтә.

"Алдагы көндә Мәскәүдәге татар милли мохтариятләре булсын, төрле фондлар булсын, татар зыялылары, татар эшкуарлары булсын, Татарстан вәкиллеге булсын, дини оешмалар булсын – барыбыз да бергәләшеп эшли белергә тиешбез. Үзебез генә монда бер монополия ясыйбыз дип түгел, ә дәүләт алдында үзебезнең халыкка, милләткә нинди файда китерә алабыз, дигән максатны алга сөреп эшләргә тиешбез без бу эшләрне", диде Крганов.
XS
SM
MD
LG