Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын бер "Татарстан әмире" видеомөрәҗәгать чыгарды


"Татарстан әмире Абдулла"ның видеомөрәҗәгатеннән бер сурәт
"Татарстан әмире Абдулла"ның видеомөрәҗәгатеннән бер сурәт

Интернетта үзен “Татарстан әмире Абдулла” дип атаучы, йөзен кара битлек белән каплаган кешенең видеомөрәҗәгате пәйда булды.

Бер бүлмәдә, гарәпчә язулы кара әләм янында видеога төшерелгән ул кеше татар акценты белән урыс телендә сөйли һәм Идел буендагы ислам сугышчыларының ике-дүрт кешелек төркемнәргә бүленеп Русиянең төрле корылмаларына, Русия иминлек хезмәтләренә һөҗүмнәре турында белдерә.

Үз чыгышында ул күптән түгел Мәскәүдә ике федераль иминлек хезмәткәренең пычак белән суеп үтерелгәнлеген, Мәскәү янында газүткәргеч шартлатылганлыгын һәм Краснодар краенда поезд казасы оештырылганлыгын әйтә, мөселманнарга һөҗүмнәр өчен гаепле башка иминлек, тәртип саклау, мәхкәмә хезмәткәрләрен дә шундый ук җәза көтә дип яный.

Үзен Татарстан әмире дип атаучы бу кеше алга таба тимер юлларга, газүткәргечләргә, югары көчәнешле электр үткәргечләргә, нефть һәм химия сәнәгате корылмаларына нинди һөҗүмнәр булачагы турында әйтә һәм Русия президенты Владимир Путинны да Либия президенты Мөәммәр Каддафи үлеме кебек үлем көтә дип кисәтә.

Быел моңарчы инде ике кешенең үзләрен Татарстан әмирләре дип атау очрагы булды һәм интернетта монысына охшаш видеомөрәҗәгатьләр чыккан иде, соңрак ул кешеләрнең сәер үлемнәре турында хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG