Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Русия Әсадка сыену бирергә җыенмый


Мәскәү – Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәү Сүрия президенты Бәшәр Әсадка сыену бирергә җыенмый, дип белдерде. Андый мөрәҗәгатьләр берничә чыганактан килде, ләкин алар кире кагылды, диде ул.

Лавров бу белдерүен бүген Брюссельдә үткән Европа Берлеге-Русия саммитыннан кайтышлый очкычта ясады. Аның сүзләренчә, кем генә басым ясаса да, Әсад хакимияттән китмәячәк, Сүриянең химик коралы әлегә хөкүмәт контролендә. Бу илгә басып керү бер илнең дә мәнфәгатендә түгел, андагы низагта җиңүче булмаячак, дип өстәде ул.

Лавров сүзләренчә, Сүрия оппозициясенең Көнбатыштагы тарафдарлары оппозициягә йогынтысын югалта бара. Министр шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Гарәп илләре лигасының Сүрядәге махсус вәкиле Лахдар Брахиминең ел ахырына кадәр Мәскәүгә киләчәген бәян итте.
XS
SM
MD
LG