Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Брахими Әсад белән очрашу өчен Димәшкка килде


Димәшк – Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Гарәп илләре лигасының Сүриядәге махсус вәкиле Лахдар Брахими якшәмбедә башта Бәйрутка, аннан Димәшкка килде.

Моңа кадәр Брахими Сүрия башкаласына очкыч белән килә иде, бу юлы Димәшк һава аланы тирәсендә бәрелешләр бару сәбәпле ул җир өсте транспорты белән килде.

Якшәмбедә Брахими Сүриянең тышкы эшләр министры Вәлид Мөгаллим белән сөйләшүләр үткәрде, дүшәмбедә Сүрия президенты Бәшәр Әсад белән очраша.

Шимбә көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Брахиминең ел ахырына кадәр Мәскәүгә киләчәген хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG