Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ангарски бала табу йортыннан урланган сабый анасына кайтарылган


Ангарски -- Иркутски өлкәсенең бу шәһәрендә бала табу йортыннан урланган сабый табылган һәм үз анасына кайтарылган.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, сабыйны үзенең баласы булмаган бер хатын-кыз урлаган. Шушы адымы белән ул үзенең ир-ат танышын үзе янында калдырырга теләгән.

Бала табу йортында саклау начар оештырылганга, анда теләсә кем керә алган.

Баланы табуда шәһәрнең такси хезмәте ярдәм иткән, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG