Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең тикшерү комитеты Развозжаевның исән-сау булуын хәбәр итте


Мәскәү – Русиянең тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин, оппозиция активисты Леонид Развозжаев беркая да югалмады, ул Иркутски өлкәсенә җибәрелгән, дип белдерде.

Маркин сүзләренчә, Развозжаев тикшерүләр үткәрү өчен Ангарски шәһәренә җибәрелгән. Ул исән-сау, дип өстәде тикшерү комитеты вәкиле.

Шимбә көнне адвокат Владимир Аграновский үзнең интернет блогында “Развозжаевны Лефортово төрмәсеннән алып киткәннәр, аның туганнары да, хокук яклаучылар да, адвокатлар да кайда икәнен белми” дип хәбәр итән иде.

12 декабрьдә Мәскәүнең Басман мәхкәмәсендә тикшерүче, Развозжаев 15 ел элек булган бер җинаять эше кысаларында тикшерүләр үткәрү өчен Ангарскига җибәрелә, дигән иде.

Аграновский сүзләренчә, Развозжаевны анда җибәрү канунсыз, чөнки аның бу эшкә катышы булмавы турында мәхкәмә карары бар. Адвокат аңа басым ясап, булмаган гаебен танырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр дип борчыла.

“Сул фронт” активисты Леонид Развозжаев Русиядә тәртипсезлекләр оештыруга катышы булуда гаепләнә. Шундый ук гаепләүләр аның иптәшләре – Сергей Удальцов һәм Константин Лебедевка белдерелгән иде.
XS
SM
MD
LG