Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутатларын “Магнитский исемлегенә” кертү мөрәҗәгатенә имза җыю бара


Вашингтон – Русия ятимнәрен Америка ватандашларына асрамага бирүне тыйган канун өчен тавыш биргән депутатларны “Магнитский исемлегенә” өстәргә чакырган мөрәҗәгатьне бу минутка 38 меңнән артык кеше имзалады.

Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, депутатлар бу каршылыклы канунга тавыш биреп, “Русиядә меңнәрчә ятим баланың язмышын куркыныч астына куя”. Американ хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп алар шушы "кешелексез" канун өчен тавыш биргән Русия депутатларын “Магнитский исемлегенә” кертергә чакыра.

Тавыш бирү Ак йортның “We the People” дип аталган махсус сәхифәсендә бара. Бу проект узган елның сентябрендә ачылган иде. Американ рәсмиләре анда 25 мең тавыш җыйган һәр мөрәҗәгатьне тикшереп бер ай эчендә җавап бирергә вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG