Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйга карата тагын бер җинаять эше ачылган


Оппозиция активисты, оппозиционер Алексей Навальныйга карата тагын бер җинаять эше ачылган. Ул Уң көчләр берлеге фиркасеннән акча урлауда гаепләнә.

“Интерфакс”ка Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерүенчә, бу эш “Кировлес” ширкәтеннән акча урлау турындагы эштән аерып чыгарылган.

Маркин сүзләренчә, 2007 елны Навальныйның “Аллект” ширкәте реклама хезмәте күрсәтү өчен Уң көчләр берлеге фиркасеннән 100 миллион сумга якын акча алу турында килешү төзегән. Әмма килешүне үтәү турындагы документлар тикшерүгә әле дә бирелмәгән.

The New Times журналы Навальныйны ел кешесе дип атады. Басма язуынча, оппозиция коррдинацион шурасына сайлауда Навальный иң күп тавыш җыйган.
XS
SM
MD
LG