Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театры "Йосыф һәм Зөләйха" әсәрен сәхнәләштерде


Тинчурин театры "Йосыф һәм Зөләйха” әсәрен сәхнәләштерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:05 0:00

Галим Нурмөхәммәт Хисамов Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” шигъри юлларын чәчмә әсәргә салган. 22-23 декабрьдә Тинчурин театры аны спектакль рәвешендә тәкъдим итте.

Спектакльне театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән. Йосыф ролен Илфак Хафизов башкара, ә Зөләйха образын ике артист гәүдәләндергән. Резедә Сәлахова һәм Лия Вильданова рольне алмашып уйныйлар. Спектакльдә театрның барлык артистлары да катнаша диярлек.

Әсәрнең сюжеты шул ук калган. Режиссер үзгәрешләрне әйләнеп узарга тырышкан.

Спектакльне карарга килгән Ренат Харис залдан якты һәм җылы тәэсирләр белән чыккан. Шагыйрь фикеренчә, яңа спектакль әхлак рухы белән сугарылган. Ул театрга зур рәхмәтләрен белдерә.

Гомерен Кол Гали иҗатын өйрәнүгә багышлаган Нурмөхәммәт Хисамовның режиссер эшенә исе киткән. Спектакльдә бик күп новаторлык алымнары кулланылган, гомумән, бу спектакль сәнгать өчен зур вакыйга, дип саный галим. Хисамов әйтүенчә, татарлар төрки халыклардан беренче булып “Йосыф һәм Зөләйха” әсәрен сәхнәләштергән.

Йосыф ролен башкарган Илфак Хафизов текстның матурлыгына мөкиббән киткән һәм бу аның тел байлыгын камилләштерүдә зур ярдәм күрсәткән.
XS
SM
MD
LG