Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:18

Миңнеханов Мәскәүдә Гайнетдин белән очрашты


Бүген Мәскәүдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты. Миңнеханов Мәскәү Җәмигъ мәчете төзелеше барышы һәм аның бизәлеше нинди булачагы белән кызыксынды. Гайнетдин иске мәчетнең традицион бизәлешләре сакланачагын һәм татар орнаментларын куллану да күздә тотылуын әйтте.

Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте хәбәр итүенчә, сөйләшү барышында Миңнеханов һәм Гайнетдин мөселман дини оешмалары үсеше, дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләрләр, татар мөселман җәмгыятьләрен яклау турында сүз алып барган.

XS
SM
MD
LG