Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда урам җыеннары турындагы канун кабул ителде


Бүген Татарстан депутатлары Дәүләт шурасы утырышында урам җыеннары үткәрүгә кагылышлы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Яңа канун җыеннар урынында халыкның рөхсәт ителгән тыгызлыгын билгели. Утырып карау урыннары булмаган биналарда бер квадрат метрга бер кешедән артмаска тиеш, мәйданнарда һәм паркларда 1,25 квадрат метрга – бер кеше, административ, сәүдә һәм мәдәни үзәкләрдәге мәйданнарда, базарда өч квадрат метрга бер кеше.

Ялгыз пикет уздыручылар бер-беренә кимендә 30 метр калдырып баса ала. Куркынычлы җитештерү корылмаларына, хәрби корылмаларга 500 метрдан да якынрак, тимер юл, автобус һәм елга вокзалларына, һава аланнарына 200 метрдан да якынрак үткәрү тыела. Аннары хакимият биналары, мәхкәмәләр, прокуратуралар, консуллыклар, мәгариф, сәламәтлек саклау оешмалары биналары, гыйбадәтханәләр килә. Митинглар, демонстрацияләр андый оешмалар биналарына 50 метрдан да якынрак булмаска тиеш.

Документ Татарстан президентына имзалануга юлланачак һәм әгәр ул кул куйган очракта, рәсми басылганнан соң ун көн узгач үз көченә керәчәк.
XS
SM
MD
LG