Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә малайлар мотоциклларда ярышты


23 декабрь көнне Удмуртиянең Завьялово районында йөзләгән малай һәм егетләр мотоциклларда кышкы юлда узышты. Үзләрен ярышларда сынап карарга 7-20 яшьлек спортчылар җыелды.

Удмуртиядә зәһәр суыклар тора. Әмма малайларны салкын җилләр дә, дәрәҗәсе 25тән узган суыклар да куркытмый. Республика спортчыларыннан тыш ярышларда Киров, Пермь төбәкләреннән, Татарстаннан да егетләр катнашты. Әлеге ярышларны Завьялово районы Хохряки муниципаль берәмлеге хакимият башлыгы Николай Суворов һәм Завьялово район шурасы депутаты Светлана Салтыкова һәм тагын берничә иганәче оештырган.

Хохряки бистәсендә “Форсаж” дип аталган мотоспорт клубы ике ел элек оешкан. Хакимият башлыгы Николай Суворов сүзләренчә, ул Ижау шәһәрендә мотокросс клубы таркатылуы турында ишеткән. Анда 7-15 яшьлек малайлар шөгыльләнүен исәпкә алып, аның үзенең дә ун яшьлек улы үсә, малайларны урам тормышы үзенә тартып алмасын өчен, Хохряки бистәсендә клубка шөгыльләнү өчен урын бирә. Әлеге бистә Ижау шәһәре читендә урнашкан. “Малайлар техника белән кызыксына, аларга шөгыль табылмаса, бүген урамда шаярып йөреп, иртәгә җинаятьчеләр исемлегендә булулары ихтимал. Үзебезгә дә кичләрен урамда йөрергә куркыныч янаячак. Шуңа мин мотоклубка ярдәм итәргә булдым”, диде Николай Суворов.

Клубка тренер да табыла. Сергей Русалев, үзе дә утыз еллап мотокросс белән кызыксынган, төрле ярышларда җиңү яулаган тренер, биредәге малайларны әлеге спорт төре белән кызыксындыра. Беренче елда ук егермедән артык малай клубка килә. Техника алырга мөмкинлеге булган гаиләләр улларына үзләре ярыш мотоцикллары ала. Шундыйларның берсе – Павел Трубицын. Улы Николай җиде яшендә әтисеннән мотоклубка илтүен сорый. Әтисе улының кызыксынуына каршы килми. Аңа беренче ярыш мотоциклларын сатып ала.

Николай инде республика, Русиякүләм ярышларда катнашып, җиңүчеләр исемлегендә атала. Якшәмбедә үткән ярышларда ул ике төр мотоциклда катнашты. Икенче һәм өченче урыннарны яулады. “Башта суык кебек иде, аннан соң ярыша башлагач, онытылды, юлны үтеп, җиңү яулау теләгем зур иде”, диде 11 яшьлек малай.

Кышкы юлда ярышырга Удмуртиянең төрле шәһәр, районнарыннан, Киров, Пермь төбәкләреннән, Татарстаннан да спортчылар катнашты. Воткински шәһәреннән кечкенәдән мотоспорт белән кызыксынган, әмма техника алырга мөмкинлеге булмаган, инде үзләре эшләп мотоцикл алып, хәзер ярышларга килгән егетләрне дә очраттык. Алар мотоцикллары белән супер-хобби классында катнашты. Ярышларда катнашучы спортчыларга бүләкләр, җиңүчеләргә махсус кубоклар, призларны Кыш бабай тапшырды.

Салкын һавага да карамастан, ярышларны кызыксынып күзәтүче малайлар саны күп иде. Аларның әти-әниләре улларына кыйммәтле техника ала алмый. Клубта администрация алып биргән берничә машина, һәм ДОСААФ оешмасы бүләк иткән мотоцикллар һәр теләгән балага җитми.

Ярышларны күзәткән республиканың яшьләр эше буенча министры Владимир Соловьев, киләсе елда яңа яшьләр програмы кабул ителәчәк, республика бюджетында техник спорт клубларына ярдәм итү каралачак, дип ышандырды.

XS
SM
MD
LG