Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шиханны яклап каршылык чарасы үтте


Каршылык чарасы. 22 декабрь, 2012
Каршылык чарасы. 22 декабрь, 2012

22 декабрь Ишембайда Шиханны яклап каршылык чарасы узды. Каршылык чарасында катнашучылар Стәрлетамакның Сода берләшмәсе җитәкчелегенә дәгъва белдерделәр.

Башкортстандагы өч тауны берләштергән Шиханның Торатау исемлесе кальций яткылыкларыннан тора. Ул башкортларның изге җире дип игълан ителгән. Республика хакимияте тарафыннан да табигать һәйкәле статусы алган.

Сода берләшмәсе, чимал бетеп бару сәбәпле, шул тауны эшкәртү теләге белән яна. Сода җитәкчелеге республика президентыннан таудан табигать һәйкәле статусын алуны сорый. Башкорт җәмәгатьчелеге Торатауны яклап каршылык чаралары үткәрә. Президент исә әлегә табигать һәйкәле статусын алуны якламый.

Каршылык чарасында “Шиханнан кулыңны ал!”, “Табигатьне киләчәк буын өчен саклаячакбыз”, “Агыйдел елгасы унитаз түгел” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Урам җыенында 30га якын кеше катнашты. Ә менә ике ай элек "Сода" берләшмәсе хезмәткәрләренең таудан чимал алуны таләп иткән каршылык чарасында 300дән артык кеше катнашкан иде.
XS
SM
MD
LG