Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:16

Кол Галинең Нурмөхәммәт Хисамов чәчмә әсәргә салган “Кыйссаи Йосыф”ын Тинчурин театры спектакль рәвешендә тәкъдим итте. Гомерен Кол Гали иҗатын өйрәнүгә багышлаган Нурмөхәммәт Хисамовның режиссер эшенә исе киткән. Спектакльдә бик күп новаторлык алымнары кулланылган, гомумән, бу спектакль сәнгать өчен зур вакыйга, дип саный галим. Хисамов әйтүенчә, татарлар төрки халыклардан беренче булып “Йосыф һәм Зөләйха” әсәрен сәхнәләштергән. [Ленар Мөхәммәдиев видеосы]

XS
SM
MD
LG