Accessibility links

Кайнар хәбәр

Копейски колониясе башлыгына гаепләү белдерелде


Кулга алынган Чиләбе өлкәсендәге Копейски колониясе башлыгы Дмитрий Механовка хезмәт урынында вазифаларын үз файдасында куллану өчен гаепләү белдерелгән.

Аңа карата җинаять эше колония хезмәткәрләренең көч куллану һәм тоткыннардан акча җыю турындагы шикаятьләрдән соң ачылды.

Копейски колониясендә узган протест чарасыннан соң тикшерүләр узган иде һәм анда көч куллану белән куркытып тоткыннардан 5-90 мең сум акча таләп итүе ачыкланган.
Шулай ук колониядә финанс канун бозулар да ачыкланган. Шул сәбәпле инде 12 хезмәткәр җаваплылыкка тартылган иде.
XS
SM
MD
LG