Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм аның якыннарына 2012 елны күп янаулар булган. Шулай ук Нәбиуллинга шактый гына штрафлар түләргә туры килгән.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша елы дип игълан иткән иде. Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин белән сөйләшүне дә шул темадан башладык?

Наил, 2012 елны Батырша елы синең өчен ничек узды?

– 2012 ел «Азатлык» татар яшьләре берлеге өчен вакыйгаларга бай ел булды. Үлеменә 250 ел булу сәбәпле, елны Батырша елы дип игълан иткән идек. Соңгы арада тарихи шәхесләребезгә реклам җитми, халык аларны аз белә. Ә Батырша елларында христианлаштыру азайды, мәчетләр төзелде. Казандагы Мәрҗәни мәчете дә Батырша явыннан соң төзелгән иң беренче мәчет. Без бу уңайдан күп чаралар уздырдык, календарьлар, түштамгалар, футболкалар чыгардык. Казан үзәгеннән Ленин һәйкәлен алып бәреп аның урынына Батырша һәйкәлен кую тәкъдиме белән чыккан идек. Бу бик каты реакция ясады һәм хәтта телевидение да килеп төшерде. Батырша елында язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Батырша явы” исемле китабын чыгарып тараттык. Батыршага карата махсус интернет сәхифә булдырдык.

Интернет дигәннән, 2011 елны сез интернетта видеолар урнаштыру эшен башлаган идегез. Яңа ел алдыннан татар халкына мөрәҗәгатең дә булган идең. “Азатлык ТВ” эше хәзер ничек бара?

– Кызганычка хәзер видеокамерабыз юк. Алга таба видеокамера табып ул тапшыруларны дәвам итәчәкбез. Быел да 31 декабрьдә яңа ел мөрәҗәгате булачак. Бу файдалы эш булып чыкты. Хәтер көненә чакыруга да яңа сулыш өстәде.

Хәтер көне чарасында катнашудан тыш, сез быел күп кенә пикетларга чыктыгыз. Аларның күбесе мөгаен татар телен яклап булгандыр, шуңа да карамастан федераль үзәк тарафыннан милли мәгарифкә басым көчәйгәннән-көчәя. Сез бу каршылык чаралары файда китерми дигән уйга килгәнегез юкмы?

– Русия бары көч белән хәрәкәт итүне генә аңлый. Демократия булмаган илдә сөйләшүләр, килешүләр төзү юлы килеп чыкмый. Ә көч ул мәйданда гына. Кеше үз проблемнарын мәйданга күтәреп чыкмый икән анарга беркем дә игътибар итмәячәк. Ә болай без бу проблема булуын һәм аңа каршы чыгучылар да булуын күрсәтеп тордык. Мисал өчен милли мәгариф турындагы канун өлгесен (милли телләрне укытуны ата-аналар теләгенә калдыру канун өлгесе – Л.Х) кабул иткәч күп кенә республикалар каршылык белдермәде, димәк алар басылган, беткән дигәнне аңлата. Мәскәү алар фикерен тыңлап та тормый. Без татарлар, башкортлар, марилар урамга чыктык. Мәскәү барыбер алар үз фикерләрен әйтә белә икән дип уйлаячак. Бу пикетларның максаты беренче чиратта проблемага игътибарны җәлеп итү һәм каршы торучылар бар икән дигәнне күрсәтү. Минемчә, урам чараларының файдасы бар.

Сез "Күк бүре" башкорт оешмасы белән хезмәттәшлек башлаган идегез, бу эш барамы?

– Безне “Күк бүре” белән дуслашу өчен күп сүктеләр. Әмма безнең максатыбыз төрки халыкларны консолидацияләү. Русия безнең аерым-аерым сугышуны гына көтеп ята. Чуашларда хәзер чуаш оешмасы төзи башладык, алар белән киңәшмәләр алып барабыз. Шул ук “Күк бүре”ләр белән аралашабыз. Идел-Уралда төрки яшьләр хәрәкәте даими аралашып тора һәм алга таба да бергәләп эшләргә ниятлибез.

Сез Төркиянең Казандагы баш консуллыгы каршында да федераль үзәк тарафыннан Русиядәге төрки халыкларның хокуклары кысыла баруы һәм аларны яклауны таләп итеп пикетлар уздырдыгыз, моның нәтиҗәсе булдымы?

– Facebook күп кенә таныш булмаган азәрбайҗан, төрекләр теләктәшлекләрен күрсәттеләр, мондый проблема барлыгын белмәүләрен әйтәләр. Күптән түгел төрек газетасы баш мөхәррире элемтәгә чыкты, ул бу пикет турындагы мәгълүматны күреп “Азатлык” татар яшьләре белән кызыксынып әңгәмә бирергә сорады. Бәлкем ул язма якын арада чыгар да.

2012 ел Татарстанда дини өлкәдә киеренке ел булды. Сез дә яңа мөфти сайларга чакырган идегез...

– Әйе, быел дини өлкәдә катлаулы ел булды. Мәскәү һәм псевдоэкспертлар тарафыннан Татарстан тирәсендә кирәкмәгән шау-шу оештырылды. Аның артында республиканың дәрәҗәсен төшерү, аның җитәкчелеген дискридитацияләү, шул исәптән милли республикаларны, президент постын бетерүгә юл ачу,федераль үзәкнең "Татнефть"нең активларын үз кулына алырга тырышу тора иде дип саныйм. Шул уңайдан алар тотрыксызлык тудыру өчен мөфти Илдус Фәизне кулландылар. Ул тулы рәвештә Мәскәү яклы иде һәм аның сәясәтен алып барды. Без “Кол-Шәриф” мәчете имамын яклагач, мөфти халыкка террорист,экстремист дигән сүзләр “ташлады”. Без моны берничек тә гафу итә алмыйбыз, шуңа без аны алмаштыруны таләп иттек һәм Татарстан өчен эшли торган мөфти кирәк икәнен җиткерергә тырыштык.

Сез шактый гына каршылык чаралары уздырдыгыз. Сиңа карата ниндидер эзәрлекләүләр дә булды кебек..

– Әйе, 2012 елда эзәрлекләүләр бик күп булды. Мине фатирдан, эштән кудылар, чакыртулар, куркытулар, янаулар, әти-әниләргә янаулар күп булды. Бүген дә бу дәвам итә. Күптән түгел мине Төркиягә төрки яшьләре көннәренә чыгармадылар. Җәй көнне татар яшьләре форумына кертмәделәр. Конгресс корылтае вакытында алып киттеләр. Бу өлкәдә авыр һәм чыгымлы ел булды. Күптән түгел 36 мең сумлык штраф түләдем. Мөселманнарны яклап уздырган пикет өчен штраф салганнар иде. Әмма мин татар халкыма рәхмәтлемен. Берничә тапкыр штрафлар түләргә ярдәм итү, календарьларга акча җыю мөрәҗәгате белән чыктым, гади халык битараф калмады, ярдәм итте. 2012 елда 300 меңләп акча җыелды. Шуның күп өлеше календарьлар чыгаруга китте. Битараф булмаучылар көннән-көн күбәя дип саныйм.

2013 елга "Азатлык" яшьләренең өметләре нинди?

– 2013 елны без Батухан елы дип игълан иттек. Киләчәк ике-өч ел татарлар тормышында ренессанс яки уяну чоры булыр дип көтәм. Халыкны да милли хәрәкәткә кушылырга чакырам. Үзләре чыкмаса, һичьюгы финанс яктан ярдәм итсәләр дә рәхмәтле булыр идек.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG