Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адел тәрәзәләре чүпрәк белән томаланган өйдә яши


Аделләр гаиләсе. Янында сеңлесе Диана, диванда әнисе Зуля, әтисе Тәлгать, энеләре Тимур белән Зөлфәт утыра.
Аделләр гаиләсе. Янында сеңлесе Диана, диванда әнисе Зуля, әтисе Тәлгать, энеләре Тимур белән Зөлфәт утыра.

Мәскәү АКШ ватандашларына русияле ятим балаларны асрамага алуны тыйган канун кабул итәргә торганда, илдәге балаларның бер өлеше фәкыйрьлектә тилмерә.

Русиядә "Ятим балалар турында" канун кабул ителергә тора. Хокук яклаучылар, активистлар АКШ ватандашларының Русия балаларын асрамага алуын тыйган бу канун өлгесен әзерләүне әхлаксызлык буларак бәяләде. Канунга каршы интернетта имза җыю да дәвам итә. Андагы мөрәҗәгатьтә бу канун “Русиядәге меңнәрчә ятим баланың язмышын куркыныч астына куя”. "Ул ятимнәрнең кайберләре авыру йә гарип, Русия аларга ярдәм итә алмый, канун көченә керсә аларның исән калуы икеле" диелә.

Русиядә ятим булмыйча да авыр тормышта яшәүчеләр хәтсез. Аларның берсе - Адел исемле. Аның ике энесе һәм бер сеңлесе бар. Алар Казан – Яшел Үзән юлы өстендәге авылда яши. Адел торган авыл Татарстандагы башка авыллардан әллә ни аерылмый. Төзек ул, ике катлы йортларда бай яшәүчеләр дә бар. Әмма Адел яшәгән йортны «өй» дип әйтергә дә тел әйләнми.

«Бу корылма бик иске. Тәрәзә урынына фанер куелган һәм чүпрәк белән томаланган, морҗадан төтен чыга», дип тасвирлый Любовь Зәбирова үз күзләре белән күргәннәрен «В контакте» сәхифәсендә.

12 яшьләр тирәсендәге Адел башта Зәбировага үзенең кайда торганын күрсәтергә теләмәгән. Үзләренең үтә дә хәерче булуларыннан оялган үсмер. Зәбирова: «Өеңә кадәр кайтарып куям мин сине», дип кистереп әйткәч кенә, үсмер каршы төшә алмаган. Ни дисәң дә 25 дәрәҗәдәге салкында 30 чакрымлап җәяү атлыйсы юлны машинада китереп куйган ханым буларак ул аның таләбенә каршы килә алмаган.

Аделнең кулында ике бөтен ипи иде
Зәбирова Аделне Казаннан чыгып, ЮХИДИ тикшерүе урыныннан 4-5 чакрым киткәч Аккош күленә таба барганда күреп ала. Җиңелчә генә киенгән, көзге курткадан һәм юка башлыктан булган ябык бу малай аның игътибарын җәлеп итә. Аделнең кулында ике бөтен ипи дә була. Сөйләшә торгач шул ачыклана – үсмер Казаннан чыгып өенә таба әлеге биш чакрымлап юлны кышкы салкында җәяү атлаган инде. Ә аягында ертык кроссовка.

Ул көнне Аделне әнисе Васильеводагы хастаханәгә ниндидер медицина тикшерүе узарга җибәрә. Адел өенә кире кайтканда ул утырган автобус авыллары янында туктамый һәм Казанга кадәр барып җитә. Акчасы булмаганга теш сындырырлык суыкта җәяү авылына таба юл тотарга туры килә аңа.

Зәбирова бу баланың язмышына тетрәнеп кала. «Өйгә кайтып җиткәнче күземнән яшь китмәде», дип яза ул. Күргәннәрен социаль челтәргә дә урнаштыра.

Зәбирова берничә көннән соң Аделләрдә тагын бер кат була. Шунда инде әлеге гаиләнең тормыш хәле белән якыннан таныша. Аделдән кала әлеге гаиләдә тагын өч бала бар. Дианага 12, Зөлфәткә биш, Тимурга өч яшь. Әтиләре Тәлгать, әниләре Зуля исемле. Алар белән бергә 17-20 квадрат метрлы өйдә шикәр авыруы белән чирләүче 72 яшьлек әби дә яши. Өйләренә газ кермәгән. "Бу гаилә кайчандыр, бәлки, эчкән дә булгандыр, әмма мин аларны азып-тузып яшәүчеләр димәс идем", диде Зәбирова Азатлык радиосына.

Аның сүзләренчә, гаилә авыр тормышлары турында беркемгә дә сөйләми, гомумән зарланырга яратмый.

"Тагын шул яклары да ачыкланды - кечкенә кызлары авырып киткән, балалар табибы чакырган булганнар, ул килмәгән. Телефоннан гына киңәшләр биргән һәм мең дүрт йөз сумга дару алырга кушкан. Әниләре бары тик ике мең сум гына ярдәм (пособие) ала. Әтиләре кайдадыр эшли. Әмма акчалары юк диярлек. Бу гаиләгә ашыгыч ярдәм дә килмәгән. Адел ни өчен шушы суыкта Васильеводагы хастаханәгә киткән дип уйлыйсыз? Мәктәптә физкультура дәресендә егылган булган. Иң өсте авыртканга аңа хастаханәгә барырга тәкъдим иткәннәр. Иң коточкычы шул - әниләре ашыгыч ярдәмне чакырырга курка. Алар ашыгыч ярдәмгә шалтыраткан булганнар, аларга: "Сез үлем хәлендә ятканда гына ярдәм чакыра аласыз", дип әйткәннәр. Ә болай килсәк, ялган чакыру булачак дип белдереп, акча түләргә мәҗбүрсез дип куркытканнар.

Укытучылар өйләренә акча таләп итеп килә
Бу гаиләгә укытучылар мәхкәмә приставлары белән йөри. Балалар мәктәптә ашаганга җыелган 330 сум акчаны алыр өчен берничә тапкыр килгәннәр инде. Алар миңа мәктәпләрдә канун бозып акча җыюның да коточкыч дәрәҗәгә җитүен сөйләделәр. Сыйныф фондына, мәктәп фондына җыйганда күршеләрдән акча алып торырга мәҗбүр булганнар", ди Зәбирова.

Зәбирова сүзләренчә, бу хәл мәгълүмат чараларында шау-шу тудыргач, ярдәм итәргә теләүчеләр көннән-көн арта бара. Бер ир кеше үзенең кем икәнен дә әйтеп тормаган, Зәбировага 10 мең сум акча калдырган. "Алар иртәгә Казанга килә, без балаларга киемнәр алачакбыз", диде ул.

Аның сүзләренчә, социаль яклау хезмәте бу гаилә белән шөгыльләнергә тиеш. Әмма Русиядә халык салымнарына яшәүче дәүләт оешмаларының гади халыкта төшкән эше юк, алар хисап язып утырудан башканы белми.

"Әгәр ата-аналар балаларны тулысынча тәэмин итә алмый икән, аларга дәүләт ярдәм итәргә тиеш, әгәр инде дәүләт ярдәмнән баш тарта икән, җәмгыять булыша. Өчесе дә баш тартса менә шундый гаиләләр барлыкка килә дә инде", ди Зәбирова.

Зәбирова сүзләренчә, авырлыкта яшәүче балалар бер Аделләр гаиләсе генә түгел. "Анда янәшәдә генә Васильево бар. Анда ач, тәмәке тартучы, җилем (клей) иснәүче сукбай балалар тараканнар шикелле йөгерешә. Анда хәлләр бигрәк тә авыр. Анда хәлләр котычкыч", ди Зәбирова.

2012 ел башында БМО-ның балалар фонды (ЮНИСЕФ) һәм Бәйсез социаль сәясәт институы Русиядәге балаларның хәленә хисап игълан итте. Бүген Русиядә 26 миллион бала бар. Шуның 29 проценты фәкыйрьлек чиген уза алмаган гаиләдән.

Әти-әнисе тәрбияләмәгән, интернатларда яшәүче балалар 140 меңнән артык. Соңгы ун ел эчендә бу сан кимемәде, дип белдерелә әлеге хисапта.

«Безнең гәҗит» журналисты Эльвира Фатыйхова да, хәерчелектә яшәүче балалар көндәлек тормышта күзгә чалынмаса да, әмма алар бар, дип белдерә.

"Кукмара районындагы бер караңгы авылда булган идек. Анда бер йортта тугыз бала яши, алар барсы да малайлар. Андагы хәерчелеккә исләрем китеп кайткан иде. Бу минем өчен шундый тетрәндергеч вакыйга булды, хәзер дә оныта алмыйм. Рус авылларына килеп чыгасың, анда да хәерчелектә яшәүчеләр бар. Алар идәннәрдә йоклыйлар, хәтта утырып ашарга табак-савытлары да юк. Өстәлләрендә шикәр комы булса рәхмәт әйтерсең", ди Фатыйхова.
XS
SM
MD
LG