Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:38

Фәрит Мөхәммәтшин: "Әлифба түгел, телне саклау турында уйларга кирәк"


25 декабрьдә Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашып, Дәүләт Шурасының еллык эшенә нәтиҗә ясады.

Сорау-җавап рәвешендә үткән матбугат чарасында парламент рәисе республиканың сәяси тормышы, 2013 елда кабул ителәчәк кайбер кануннарның эчтәлеге, латин графикасы, татар теленең киләчәге, Татар конгрессының эшчәнлегенә карата үз фикерләрен белдерде.

Ике сәгатьтән артык барган очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар биргән бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Татарча сорауларны татарча, русча сорауларны русча җаваплады. Татарча белмәүче журналистлар алдан таратылган махсус тәрҗемә җиһазларыннан файдаланды.

Латин графикасына кире әйләнеп кайтуны сез кире какмыйсыз. Бу кайчан булыр икән?”, дигән беренче татарча сорауны ул башта уен-көлкегә борды.

Сорауны биргән “Яңа Гасыр” телевидениесе журналистына карап, ”без синең белән ул вакытта бәлки булмабыз”, дип шаяртты Мөхәммәтшин, соңнан бераз җитдиләнеп, әлифба түгел, телне саклау турында уйланырга киңәш итте.

24 декабрьдә Дәүләт шурасы утырышында депутатлар латин графикасына караганда күбрәк татар телен ничек саклап калу турында фикерләшкән. Телне саклап калу мәсьәләсе минемчә бүгенге көндә иң куркыныч проблем, дип дәвам итте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, мәктәптә яисә югары уку йортында өйрәтеп кенә татар телен яраттырып, аны халыкка өйрәтеп бетереп булмый. Татар телен өйрәтүне гаиләдә, балалар бакчасында ук башларга кирәк. Телне саклап калуда фин татарлары безгә үрнәк булып тора. Алар рус телен белми, финча, инглизчә белә. Шулай ук татар телен дә саклап кала алганнар, менә дигән итеп сөйләшәләр. Алар татар теленең кыйммәтен югары бәялиләр. Ә бездә татар телен ипилек-тозлык белсәң, шул җиткән дип уйлыйлар. Болай уйлаучылар аз түгел. Әмма үз телеңне югалтсаң, татарлыгыңны да, милләтеңне югалтасың ”, дип тәмамлады җавабын Фәрит Мөхәммәтшин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG