Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Илфат Фәйзрахманов


Илфат Фәйзрахманов "Азатлык" радиосында. 18.10.2012
Илфат Фәйзрахманов "Азатлык" радиосында. 18.10.2012

"Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәйзрахманов, 2012 елга йомгак ясап, ул Татарстан өчен кара таплы ел булып истә калыр, дип белдерде. Фәйзрахманов Русиядә демократик сайлаулар, сүз иреге килүгә күп вакыт калмавын әйтә.

"Безнең гәҗит" 2013 елны укучылары артып каршылый. Дөреслекне язганга, һәр тарафка да сүз биргәнгә без халыкчан, җитди газет дәрәҗәсенә җиттек, ди Фәйзрахманов.

– 2012 ел Татарстан халкы өчен дә, минем өчен дә ниндидер бер кара таплы ел булып истә калачак. Җәйге вакыйгалар: дини вәзгыять кискенләшү, кулга алулар, үтерүләр, шартлатырга маташулар хәтергә уелды. Алга таба да безнең моңарчы булган тотрыклылыкны, тынычлыкны, иминлекне какшатырга, бозарга маташу дәвам итәргә мөмкин. Мин үзем экстремистларны авыру кешеләр дим. Әлбәттә утсыз төтен булмый, экстремистик идеяләр белән яшәүче сырхаулар да бар. Әмма шул ук вакытта махсус күпертелүе, махсус оештырылуы да көн кебек ачык.

Әлеге вакыйгалар, кулга алулар артында ниндидер әйтелеп бетмәгән серләр ята, яшерен операцияләр кылына. Мөфтине шартлату да әле бүгенгә кадәр сер булып кала. Бүген югары технология чорында гаепле дип шикләнелүче кешеләрнең тере килеш кулга алынмавы да күп сораулар тудыра.

Әле күптән түгел генә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка куркынычлык мәсьәләсендә сорау биргәч, ул: "Урамда хәзер кыш, боз сөңгеләре төшеп үтерү ихтималы, минемчә, күбрәк, ваһһабилар, террорчылар кулыннан юк ителүгә караганда", диде. Татарстан, гомумән, тыныч төбәк, әмма ул тынычлыкны какшату кемгәдер бик кирәк. Аның кемгә кирәклеге билгеле.

Безнең балалар Бердәм дәүләт имтиханнарын татарча бирү мөмкинлегеннән мәхрүм ителде, татарча белем алу мөмкинлеге чикләнде, инде хәзер яңа мәгариф кануны кабул ителеп ята. Путин Русиянең милли сәясәт стратегиясен имзалады. Мин торган саен Русиянең урыслар иле икәнлегенә инана барам. Үземә икенче сортлы, мескен халык вәкиле итеп карауларын сизәм.

Мине Русиядәге сүз иреге бик борчый. Халыкара дәрәҗәдә демократиягә, сүз ирегенә ирешкәнебез юк. Сүз иреге бөтенләй юк дип әйтә алмыйм. Без эшли алабыз бит әле. Менә "Безнең гәҗит" һәм тагын берничә русча басма дөнья күрә. Үз сүзебезне бернинди оешма белән дә, бернинди түрә белән дә килештермичә әйтә алабыз. Җәйге вакыйгаларны да, бердән-бер басма буларак, төрле тарафларга сүз биреп яктырттык. Шулай да дөреслекне язу безнең үзебез өчен киеренкелек тә тудырды. Үзебезнең шәхси иминлектә дә куркыныч хәлләр булып алды. Җаваплы урыннарда эшләүчеләр бу вакыйгаларны күрмәмешкә салышырга кушты. Әмма без, журналист буларак, бар нәрсәне ничек бар, шулай яктырттык.

"Безнең гәҗит" язгы язылу вакытында да абунәчеләре артучы бердән-бер газет булды. Инде көзге язылу чорын да, Аллага шөкер, бик уңышлы төгәллибез. Халык безне укый икән, димәк без вакыйгаларны дөрес бәян итәбез дигән сүз. "Безнең гәҗит" җитди басмага әверелде дип әйтергә мөмкин. Татар басмалары арасында безнең интернет сәхифәсе иң күп укыла. "Безнең гәҗит" – халыкка кирәкле басма дип әйтер идем мин.
Сүз иреген бирергә мәҗбүр булачаклар
2012 ел минем өчен тагын бер яктан үзенчәлекле ел булды, күп вакытлардан бирле яллар алганым юк иде. Узып баручы елда чит илләргә чыгарга туры килде. "Читкә барып гыйбрәт ал", дип әйтәләр бит, мин үземә хәйран гына сабак та алдым дип әйтергә була. Азатлык радиосында, аның баш фатирында булып, андагы хезмәттәшләремнең һәм шулай ук төрле телләрдә сөйләүче журналистларның эшчәнлеге белән таныштым. Бүген Русиядәге журналистларга сүз иреге, эшләү мөмкинлеге булмауга тагын бер кат инандым, ул бик чикләнгән.

Кайчан да булса Русия дә бу дәрәҗәгә ирешә алыр дип уйлыйм, чөнки соңгы еллардагы вәзгыять шуны күрсәтә – хакимият искечә яши алмый, халыкның да түзәр чамасы калмады. Бу вәзгыять куера бара. Русия президенты Владимир Путин журналистлар белән очрашкан вакытта хәйран гына саллы сорауларга җавап тотты. Элек андый чаралар алдан сценарий язып, билгеле бер сорауларга гына җавап биреп үтә иде. Фаразлавымча, иртәме-соңмы тагын бер сайлау, мөгаен, искечә үтә алыр, ләкин икенче һәм өченче сайлаулар чын демократик сайлау булырга мөмкин. Русия коррупция баткаклыгына кереп чумды, халыкның чыдар хәле күп калмады. Барыбер коррупцияне авызлыкларга, сүз ирегенә мөмкинлек бирергә мәҗбүр булачаклар. Киләчәгебез бар дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG