Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтара низаглар өчен төбәк башлыклары җавап тотачак


Русия Дәүләт Думасы төбәкләрдә этник низаглар өчен субъект башлыкларын җавапка тарту турында канун өлгесен әзерләде.

Милләтара мөнәсәбәтләр комитеты башлыгы Гаджимет Сәфәралиев һәм федератив торыш комитеты рәисе урынбасары Рамазан Абдуллатипов белдерүенчә, җитәкченең гаеп дәрәҗәсенә карап төрле җаваплылыкка тартуны күздә тоткан канун өлгесе әзерләнгән.

Милләтара низагны булдыруга юл куйган өчен 500 мең сум штраф каралган. Әгәр җитәкче “низаг артуга китергән сүз әйткән яки гамәл кылган булса” канун өлгесендә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
XS
SM
MD
LG