Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Дима Яковлев” канун өлгесенә каршы пикет узды


Бүген Казанның Кремлевская урамында “Дима Яковлев” дип аталучы Америка ватандашларына Русия балаларын асрамага алуны тыю турындагы канун өлгесенә каршылык белдереп ялгыз пикетлар узды. Аны оештыручы Казан федераль университет укытучысы Искәндәр Ясәвиевкә тагын өч кеше кушылды. Алар “Думаны таратырга таләп итәбез”, “Америка ватандашларына Русия балаларын асрамага алуны тыю-кабәхәтлек”, “Монардан да рәхимсезрәк канун Русиядә әле булганы юк иде” дигән шигарьләр тотып тора иде.
XS
SM
MD
LG