Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:38

«Мөселманнарның гаепсезлеге» фильмы экстремистик материаллар исемлегенә керетлде


АКШта төшерелгән «Мөселманнарның гаепсезлеге» фильмы Русиядәге экстремистик материаллар исемлегенә кертелде. Юстиция министрлыгы сәхифәсендә ул 1589нчы сан белән тора. Ул Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе карары нигезендә тыелган.

Мөселманнарны мәсхәрәләгән әлеге фильм дөньяның күп кенә илләрендә чуалышлар китереп чыгарды. Мәхкәмә Русия генераль прокуратурасы мөрәҗәгате нигезендә Русиядә фильмны таратуны тыйды.

Прокуратура мөрәҗәгате белән фильмга уздырылган психологик-лингвистик тикшерү аның эчтәлеге дини нәфрәт тудыру һәм кешене милли һәм дини түбәнсетүен раслады.

XS
SM
MD
LG