Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Бибинур Сабирова


"Хикмәт" газеты
"Хикмәт" газеты

Төмән өлкәсе татар хатын-кызлар оешмасы рәисе, журналист Бибинур Сабирова, 2012 елга йомгак ясап, яңа басма – "Хикмәт" газетын халыкның үз итүен белдерде.

Сабирова сүзләренчә, 2012 елда дөнья татар конгрессы бишенче корылтае татарлар өчен зур вакыйга булган, әмма милли лидерлар татар халкы мәнфәгатьләрен яклауга атлыгып тормый. Төмән өлкәсендә таралучы "Хикмәт" газетын татарлар үз иткән.

– 2012 ел минем күңелемдә Төмән өлкәсендә "Хикмәт" газетын чыгару өчен җигелеп эшләвем, аны халыкка җиткерүем белән истә калыр. Ниһаять, аны халык таныды. Барлык тормыш тәҗрибәмне үзенә тартып торган эш булды ул.

"Хикмәт" газетының бер бите
"Хикмәт" газетының бер бите
​"Хикмәт" газеты өлкә диния нәзарәте каршында чыга. Аны өлкә хакимияте финанслый. Ул – рухани, дини-дөньяви газет. Тематикасы бик киң аның. Коръән аятьләре, хәдисләр белән дә таныштырабыз. Ике телдә: татар һәм рус телләрендә чыга ул. Русларга да исламның якты дин икәнен, тынычлык дине икәнен белдерәсебез килә. Басмабыз диндәгеләргә дә, диннән читтә йөрүчеләргә дә ярдәмгә. Без тормышның бөтен якларын да ачабыз. Мәгариф, мәдәнияттә дин фәлсәфәсенең чагылышын яктыртабыз.

Ул өлкә буйлап тарала, халык арасында кызыксыну уятты. Без аны моңа кадәр мәчетләргә түләүсез тараттык. 2 мең тираж белән чыга. Себерчә әйткәндә, бушка таратып халыкны яман өйрәтеп куйдык. Әмма бушка таратып чыгара алмыйбыз, чөнки хөкүмәт биргән акча аның чыгымнарын тулысынча капламый. Әлегә штат булдыра алмыйбыз. Шулай булуга карамастан, үзләре кызыксынып язучыларыбыз да бар. Укучыларыбыз ярдәмендә дә эчтәлеге байый бара. 2013 елга "Хикмәт"кә язылу кампаниясе бара.

– Бибинур ханым, 2012 ел татар дөньясы өчен нинди вакыйгалар белән истә калыр дип уйлыйсыз?

– Дөнья татар конгрессының бишенче корылтае татар дөньясын күтәреп җибәргәндәй булды. Әмма бөтен кеше дә корылтай эшчәнлегеннән канәгать булмады, чөнки конгресс Русия кануннары кысасында яши. Русиядәге татар халкының канәгатьсезлекләре шактый. Соңгы вакытта туган телне саклау, мәдәниятне үстерү мөмкинлекләре кыенлашып китте.

Милли хәрәкәт лидерлары хөкүмәттәгеләр белән уралыбрак яшәргә ярата
Русия милли сәясәт стратегиясенең өлгесен тикшерү киң таралмады. Җәмәгатьчелекне өлешчә генә җәлеп итеп, төбәкләрдәге хакимият оешмаларында каралып Мәскәүгә озатылды. Бу концепция Татарстан халкын бигрәк тә борчый. Татарстандагы милләттәшләребез республика юкка чыгарга мөмкин дип борчыла.

Минемчә, үзебезнең төбәктәге милли рух күтәрелми. Тыныч кына бер урынында тора. Туган телне саклау мөмкинлекләре чикләнү безнең якташларыбызны артык борчымый кебек сизелә. Мин аны авылларга чыксам да шулай сизәм, балалар туган телне өйрәнсеннәр дип ата-аналарда зур омтылыш юк. Бу мәсьәлә минем күңелемне бик борчый.

– 2013 ел татар халкына ниләр алып килер дип уйлыйсыз?

– 2013 елда татар халкына югары үсеш булыр дип өметләнмим. Русиянең милли сәясәт стратегиясе кабул ителү дә, яңа мәгариф кануны да үсешкә юллар ачмый. Халыкның үзендә омтылыш булса, кузгалырга, күтәрелергә, хәрәкәтне көчәйтергә мөмкин. Омтылыш бик сизелми, чөнки, миңа калса, милли хәрәкәт лидерлары тынычланды, хөкүмәт оешмалары белән уралыбрак яшәргә ярата, халык фикерен артык тыңлыйсылары да килми. Халык мәнфәгатьләрен яклау өчен атылып чыкмыйлар. Һәркем үз урынында, эшләгән урынында зыян алырга да мөмкин. Милли хәрәкәт күтәрелеп китәргә әзер түгел.
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:12 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG