Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Язын булып үткән “Маша әбисендә яшәргә кала” дигән проект буенча оештырылган күргәзмәдән соң рухланган төмәннәр өчен арт-галерея ачылды.

Галереяга исем дә аның ачылган көненә туры китерелеп “Яңа дөнья” дип бирелде. Бөтен галәм язмышында соңгы көнне көткәндә, аның әле тагын да матурланып дәвам итәчәген күз алдында тотканнар оештыручылар. Арт-галереяны шәһәр үзәгендә, кафе белән янәшә булдыру өчен Төмән өлкәсе губернаторы киңәшчесе, “Хөрмәт” социаль проектларны яклау хәйрия фонды президенты Сергей Шерегов күп көч куйды. Аңа ярдәмчеләре – фонд директоры Зөлфия Алишева һәм арт-галерея хуҗабикәсе, өлкә думасы депутаты ярдәмчесе Зөләйха Алишева булыштылар. Монда төрле стильдәге картиналар куелган, хәтта курчаклар, башка кул эшләре өчен дә аерым бүлмә бар.

Сайрана апа Алишева кызлары янында

Сайрана апа Алишева кызлары янында

Алишевалар – белемнәре, киңәшләре, сиземләүләре, башка мөмкинлекләре белән авыр хәлдә калганнарга ярдәмгә килә, аякка басарга булыша торган шәхесләр. Аларның төп максаты – якташларын чын иҗатка тарту.

“Өлкә үзәгендә сәнгать салоннары җитәрлек. Тик аларга мин иҗат эшләремне һичкайчан бирмәячәкмен. Үз кызыңны юл буендагы “эш”кә чыгарып бастырган шикелле хис итәм мин аны", диде ачылу тантанасында җирле рәссам Олег Федоров.

Бу галерея бик уңайлы урында урнашкан, беренче катта затлы каһвәханә булуы да бик отышлы. Монда автор белән рәхәтләнеп аның киңәшләрен, фикерләрен тыңлап сөйләшеп утырырга була. Тик гадәти салоннардагы шикелле дельфин, аюлар гына күренмәсен иде, ул түбәнлеккә төшмәсен иде галерея”.

Ирек Мусин картинасы

Ирек Мусин картинасы

Тантана вакытында артык зур булмаган бүлмә сәнгать сөючеләр белән шыгрым тулды. Алар алдында Шерегов, Алишевалар, өлкә думасы депутаты Николай Токарчук, шәһәр мәдәният департаменты директоры Ирина Алексеева, танылган рәссам Михаил Гордубей, сәнгать белгече Наталья Сезева һәм башкалар чыгыш ясадылар. Барсы да галереяга озын гомер, сәнгатьне аңлаучы сатып алучылар күп булуын теләделәр. Ә сәләтле рәссамнар җитәрлек.

С.Шерегов яшь рәссам белән

С.Шерегов яшь рәссам белән

"Кризис чорында, ягъни 90нчы еллардан соң (элек безне дәүләт кайгырта иде), безгә игътибар бетте. Сатып алучылар юк. Мәдәнияткә акча җитми башлады. Ләкин соңгы елларда күпмедер үзгәреш сизелә. Ә сәнгать бит ул – милләтнең таянычы, дәүләт икътисадының таяну ноктасы. Галерея өчен бик рәхмәтле мин. Әле менә яңа гына бер эшемне алып килдем. Рәссам өчен эшләү мөмкинлеге булдыру зур нәрсә ул", дигән Гордубей сүзләрендә чынлык тасвирлана.

Күргәзмәгә куелган картиналар арасында милләттәшләребез – Казан рәссамнары Ирик Мусин, Альберт Тимиршин, Әлфрид Шәймәрданов әсәрләре дә бар иде. Аларны инде төмәннәр “Маша әбисендә яшәргә кала” проектыннан ук яратып калдылар.

Ирек Мусин картиналары

Ирек Мусин картиналары

"Сәләтле авторларның хәзер иҗатлары белән сокланып кына калмыйчан, ә картиналарын үзеңдә булдыру, үзләре белән аралашу мөмкинлеге дә бирелүе – минем өчен чиксез шатлык. Мин рәсем ясарга бик яратам. Ләкин үземнең кайсы юлдан китәсемне аңлап җиткерә алмыйм әле. Югары сәнгать белән танышып, сөйләшеп үз юнәлешемне билгеләргә булышачак кешеләргә очравым белән мин бәхетлемен".

Яшь укучы кызның – Земфира Хәлилованың бу шатлыгын күпләр үзләрендә татыр әле. Чөнки абруйлы оештыручы сөйкемле хуҗабикә башлаган эшнең дәвамы уңышлы булачагына шик юк.

XS
SM
MD
LG