Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы эшләр министрлыгы мөселманнарга белем алу өчен илләр тәкъдим итте


Русия тышкы эшләр министрлыгы Русия мөселманнарына белем алырга гарәп илләренә түгел, ә иминрәк булган Көньяк-көнчыгыш илләренә барырга тәкъдим итә. Бу хакта тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр илечесе Константин Шувалов Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте президиумы һәм идарәсе утырышында әйтте.

Иң абруйлы ислам уку йортлары Мисыр, Туниста булуга карамастан, Шувалов Индонезия һәм Малайзиягә игътибар итәргә чакырды.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сәфәрләре вакытында һәрвакыт Русиянең исламга уңай каравын аңлатырга туры килүен әйтте. Аның сүзләренчә, ил җитәкчелеге гарәп һәм мөселман дөньясына күбрәк игътибар бирергә тиеш.
XS
SM
MD
LG