Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда “Асылъяр” төркеме Яңа ел кичәсе уздырды


Бәйрәмдә
Бәйрәмдә

Яңа ел алдыннан Ижау шәһәренең халыклар Дуслыгы йортында “Асылъяр” җыр һәм бию коллективы бәйрәм оештырды. Бәйрәмдә коллектив әгъзалары белән бергә әти-әниләр, әби-бабайлар да катнашты.

“Яңа ел гаилә бәйрәме, без дә бәйрәм алдыннан балалар, өлкәннәр, әти-әниләр белән бергәләп мәҗлес итәргә, Кыш бабай, Кар кызы, башка әкият геройлары белән чыршы тирәсендә уйнап, танышырга, дуслашырга дигән максат куйдык”, диде “Асылъяр” ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова.

Лариса Гайнетдинова
Лариса Гайнетдинова
Кичә бик оешкан төстә, кызык үтте. Балалар рәхәтләнеп бөтен уеннарда катнашты. Биеде, җырлады, милли уеннарда катнашты. Гөлнара Нәҗметдинованың кызы Гүзәл ансамбльгә икенче ел йөри. “Биергә, җырларга өйрәнде. Бик ошый. Бүгенге Яңа ел бәйрәмендә дә бик ошады”, диде Гөлнара Нәҗметдинова. Гүзәлгә дә бәйрәм бик ошаган.

Рәмзия Гайнетдинова Кыш бабай белән
Рәмзия Гайнетдинова Кыш бабай белән
Әлеге бәйрәмдә әбиләр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Оныкларының шулай татарча җырлап, биюләре күрү алар өчен зур сөенеч. Шундый өлкән буын вәкилләренең берсе - Рәмзия ханым Гайнетдинова. Ул оныкларының бәйрәм кичәсенә Татарстанның Әгерҗе районыннан килгән.

Кыш бабай да милләттәшләребезнең күңелен күтәрергә тырышты. Ул тамашачыларга Яңа ел теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмдә
Бәйрәмдә
XS
SM
MD
LG