Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:20

Чехиядә президент сайлавын татулы намзәт төрләндерә


11-12 гыйнварда Чехия сайлаучылары беренче мәртәбә президент сайларга җыенганда тугыз намзәтнең берсе, тәне тату белән капланган композитор һәм музыка белгече Владимир Франц аеруча күп игътибар җәлеп итә.

Владимир Франц гадәти сәясәтче түгел һәм үзенең күп кенә тарафдарларын нәкъ менә шуның белән җәлеп иткән. Композитор, музыка профессоры Франц Чехия президентлыгына тугыз намзәтнең берсе.

Францны бу гыйнвар аенда беренче мәртәбә халык тарафыннан сайланачак президент сайлавында катнашырга күпсанлы студентлары һәм дуслары үгетләгән. Социаль челтәрләр аша таралган сүзләр аңа намзәт булып теркәлү өчен зарур булган 50 мең имзаны тиз арада җыярга ярдәм итте.

“Владимир Францны – президентлыкка” дигән тәкъдим Facebookка чыгу белән тарафдарлар артканнан-арта барып бик тиз киңәйде. Шуннан соң мин, ярый, шул юнәлештә китәргә була, чөнки мин үз өстемә җаваплылык алырга әзер, дидем", ди Франц.

Яңа президент ун ел чамасы хакимияттә булган Вацлав Клаусны алыштырачак. Францның сайлау кампаниясе башлыгы Якуб Һуссар кайбер сайлаучылар илнең торгынлыктагы сәяси сәхнәсен җанландырачак яңа йөз килүен көтә, ди.

"Тиздән турыдан-туры президент сайлау үтәчәк һәм анда безгә яңадан шул ук сәяси йөзләрне тәкъдим итәчәкләр, ватандашлар намзәтләре кайда дип уйладым. Һәм андый намзәтнең нинди булырга тиешлеген күрсәтүче кысаларны билгеләдем. Ул сәясәтче булмаска, укымышлы һәм мәдәни нечкәлекләрне аңлаучы кеше булырга тиеш. Шул өч нәрсәне бергә кушкач, җавап буларак үзеннән-үзе Владимир Франц килеп чыкты", ди Һуссар.

Франц толерантлыкны һәм кеше хокукларын яклауга нигезләнгән уртачыл сәясәт тарафдары. Кайберәүләр аны сәяси тәҗрибәсе булмау өчен тәнкыйтьли. Әмма күп кенә сайлаучыларны һәм журналистларны аның тәҗрибәсеннән бигрәк, тәненең 90 процентын каплаучы тату кызыксындыра кебек.

"Миңа тату балачактан ук ошый иде. Алар артканнан арта барды. Бер рәсемгә икенчесе яраклаштырып ясалды. Аннан соң мин аның бер концепт, ниндидер композиция булырга тиешлеген аңладым. Чөнки татуда ни генә сурәтләнмәсен, ул беренче чиратта кеше тәненең ритмын күрсәтә", ди Франц.

Соңгы фикер белешүләр Францның унлап процент тавыш җыюын күрсәтә. Моның белән ул сайлауның икенче турына үтә алмас кебек. Әмма Франц инде хәзер үк чех халкына бик зур тәэсир ясады.

Фарнцның чираттагы сайлау алды очрашуына килгәннәрнең берсе: "Күпчелек аны кабул итмәс. Әмма кабул итсәләр, бу безнең өчен генә түгел, бар дөнья өчен зур алга китеш булачак. Мондый татулы президентны әле кайда күргәнегез бар?" ди.

XS
SM
MD
LG