Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮНИСЕФ Русия хөкүмәтен ятим балаларга игътибарны арттырырга чакыра


БМОның балалар фонды (ЮНИСЕФ) Русия хөкүмәтен беренче чиратта балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышына игътибар бирергә чакыра.

ЮНИСЕФ башкара җитәкчесе Энтони Лейк үзенең белдерүендә балаларны ата-аналар назы белән тәэмин итү өчен ятим балалар өчен дәүләт учреждениеләре урынына альтернатива булдырырга тәкъдим итә. Ул Русиядә балаларны асрамага алу юнәлешен үстерүне һәм балаларны чит ил гаиләләренә бирүне истә тота.

Чәршәмбе көнне Федерация Шурасы Америка ватандашларының Русия балаларын асрамага алуны тыю турындагы канун өлгесен хуплады. Хәзер документ Русия президенты Владимир Путинга җибәрелгән.

Хокук яклаучылар, оппозиционерлардан тыш, бу канун өлгесенә каршы күп кенә сәясәтчеләр, шул исәптән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов чыкты.
XS
SM
MD
LG