Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Русия юстиция министрлыгы ятим балалар турындагы канун өлгесен тәнкыйтьләп чыкты


Русия юстиция министрлыгы Америка ватандашлары тарафыннан Русия балаларын асрамага алуны тыюны тәнкыйтьләп чыкты. «Известия» газетасы хәбәр итүенчә, оешманың хатында әлеге документның халыкара мөнәсәбәтләр һәм гаилә кодексына каршы килүе әйтелә.

Атнакич Русия тышкы эшләр министры ни өчен Вашингтондагы Русия илчелегенә протест белдерүчеләрне кертмәүләрен ачыкларга вәгъдә бирде. Бу кешеләр «Магнитский исемлегенә» каршы канунның кабул ителүенә ризасызлык белдереп хат тапшырмакчы булган.

Элегрәк Лондондагы паралимпия уеннары чемпионы Татьяна МакФедден Федерация Шурасында тавыш бирү көнне Русиянең Вашингтондагы илчелеге каршына берничә кеше җыелуын әйтте. Алар президент Владимир Путинны әлеге канун өлгесен имзаламауны сорап дипломатка мөрәҗәгать тапшыруга ирешкән. Ләкин протест белдерүчеләрне бинага кертмәгәннәр, ә бераздан бөтенләй полиция чакыртканнар.

МакФедден сүзләренчә, мөрәҗәгатьне җиде меңнән артык кеше имзалаган.

XS
SM
MD
LG