Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:00

Чуашстандагы Тукай мәхәлләсе быел да шактый гына эшләр башкарган. Эшмәкәр Әгъзам Шакиров әйтүенчә, тиздән алар мәдрәсә һәм балалар бакчасын ачачак.

Ата-бабаларда булган мәхәллә системасын кайтару турында татарлар җыеннарында күп сөйләнсә дә, аны әлегә Чуашстанның Тукай авылы гына тормышка ашыра алды. Тукай авылыннан Комсомол район депутаты, мәхәллә әгъзасы Әгъзам Шакиров әйтүенчә, хәзерге мәхәллә элекке заманнарныкыннан аерыла-аерылуын.

“Элек дәүләт көчле булмаган, хәзер дәүләт көчле булганга без бергәләп эшлибез. Ай саен җыелып киңәшләшеп тәкъдимнәрне хакимияткә дә җиткерәбез. Без бит дәүләткә салым түләүчеләр булып торабыз. Авылның нинди проблемнары бар, без дәүләткә җиткерәбез. Дәүләт безгә ярдәм итәргә тиеш дип саныйбыз”, ди ул.

2012 елны алар иң зур уңышлары дип ул мәдрәсә һәм балалар бакчасы төзелә башлавын саный. “Мәдрәсә халык акчасына төзелсә, балалар бакчасын хакимият булдыра. Мәхәлләнең үз фонды да бар. Анда һәркем үз өлешен кертә ала. Фонд җитәкчесе авыл җыенында күпме акча җыелды, күпмесе тотылды барысына да хисап тота ”, ди эшмәкәр.

Киләчәк белемле балалар кулында

2013 елны алар инде мәктәпне төзекләндерүгә исәп тота.

Әгъзам Шакиров

Әгъзам Шакиров

“1980 елны төзелгән мәктәп бары 40 балага исәпләнгән, ә хәзер монда 300 укучы белем ала. Алар коридорларда утырып укырга мәҗбүр. Шуңа киләсе елны хакимият мәктәпне ремонтларга вәгъдә итте”, ди Шакиров.

Ул туучы балалар саны үлүчеләр белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк булуын, соңгы 10-15 елда авылдан шәһәр киткәннәр дә кире әйләнеп кайтуын әйтә.

"Халык бик эшчән һәм сәүдәгә оста. СССР беткәннән соң иреклек бирелде һәм халык күбесе эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады”, ди ул.

Мәдрәсә дә 750 квадрат метр мәйданны биләячәк һәм анда кайбер балалар торып та укыячаклар. Ул мәчет карамагында булачак. Анда нигездә башлангыч дини белем биреләчәк. Әмма факультатив рәвештә кайбер фәннәрне, бигрәк тә чит телләрне тирәнтен укыту да күздә тотыла.

“Киләчәк белемле балалар кулында”, ди Шакиров.

“Татарларга бердәмлек телим”

Ул балаларның авылда бары татарча гына аралашуын әйтә. Мәктәптә бөтен Русия күләмендәге кебек татар теленә вакыт азрак бирелә башлавын да яшерми. Балалар Чуашстанда яшәгәнгә чуаш телен дә өйрәнә икән.

Әгъзам әфәнде сүзләренчә, һәр муниципалитетның уставында авылларда яки башка җирдә һәр халык үзенә җирле-иҗтимагый үзидарә булдыра ала диелгән һәм ул мәхәллә системасы булып тора да инде.

"Минемчә, бу татар авылларына бик кирәк нәрсә. Авыллар бу эшне мөгаен аңлап бетермидер, аңласа барысы да бу эшкә алыныр иде. Алар бу эшне акча эшли торган урын дип аңлыйлар. Мәхәлләдә халык үзе идарә итеп, үзе өчен тырышып эшли", ди ул.

Аның сүзләренчә, бүген татарларга бердәмлек һәм иман ныклыгы җитми.

"Безнең татарлар диннән ерагайды. 2013 елда чын мөселман булып яшәргә насыйп булсын. Мул яшәр өчен акчаны табып була, әмма аның бәрәкәте булмаска мөмкин. Шуңа Ходай кушканча яшәп, зәкәтебезне бирсәк, үзебезгә дә гаиләләребезгә дә җитәр иде. Дөрес яшәргә кирәк. Гали, Шыгырдан, Әләзән, Озерки, Бистән, Тукайны, Урмай кебек дини авылларның күбесендә йортлар төзек, тормыш мул, аерылышулар юк, балалар саны арта бара. Аларны гел уңай яктан мисал итеп китерәләр. Ә анда иман көчле. Иман булган җирдә бәрәкәт бар", ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG