Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:14

Удмуртия татарлары 2012 елның иң мөһим вакыйларының берсе дип декабрь аенда Казанда узган Дөнья татарларының бишенче корылтаен билгеләде.

Удмуртия татарлары 2012 елның иң мөһим вакыйларының берсе буларак декабрь аенда Казанда булып узган Дөнья татарларының бишенче съезды дип билгеләде. Әлеге олы форумда Удмуртиядән вәкилләр, журналистлар катнашты.

Удмуртия ТИҮ үзәге президенты Фнүн Мирзаянов: “Конгрессның аналитик үзәге безнең сорауларга, мөрәҗәгатьләргә җаваплар әзерләгән. Үзләре дә сезнең сораулар резолюциягә дә керде”, дип әйтте.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Равил Шәрифуллин “Конгресска татар телен саклап калу буенча киңәшләр ишетергә ниятләнеп барган идем. Чыгышларда моңа җавап ишеттем”, диде.

Корылтайда кабул ителгән карарлар татарларның милли үзаңын үстерүдә, туган телен саклап калуда алга китү булыр дигән ышаныч зур.

2012 ел Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтариятен яңа рәис Равил Шәрифуллин җитәкләде

Милли-мәдәни мохтариятнең рәисе итеп сайланган Нәзирә Касимова бу вазифаны бер ел да башкармады. Гаиләсендәге үзгәрешләр сәбәпле китәргә мәҗбүр булды. Нәзирә ханым милли хәрәкәттә яңа кеше түгел иде. Ул оешма әгъзасы булмаса да, татарлар тормышындагы вакыйгаларда актив катнашып, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Шуңа да кыска гына вакыт эчендә ул күп кенә зур-зур чараларны оештыруда, инде сакал үстерергә өлгергән берничә проблемаларны да уңышлы чиште. Ижау шәһәренең татар теле укытучылары метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова “Нәзирә Касимова һәр кешенең, оешманың проблемнарын тыңлап, аларга ярдәм итәргә тырышты. 1990 елларда Мәсгүт Гаратуев тырышлыгы белән ачылган татар сыйныфларын саклап калуда, татар телендә укыту башлануының егерме еллыгын зурлап уздыруда ярдәме зур булды. Аның чын күңелдән эшләвенә без сокланып тордык”, дип бәяләде Нәзирә Касимованың эшен.

Конференциядә телебезне саклап калуда милли оешмаларның роле зур булуы билгеләнде. “Милли басма, теле һәм радиотапшырулар – болар да милләттәшләребезне берләштерүче бик зур көч. Әмма ассимиляция безне әкренләп йота. Хәтта авылларда да катнаш гаиләләр саны арта, балалар күбрәк русча сөйләшә. Балезино районында Әхмәди авылында башлангыч мәктәп ябылды. Мәктәп бинасы клуб итеп калды. Әмма ул эшләрме, әле билгеле түгел. Клуб та булмаса, бу инде авылның бетүенә китерәчәк”, диде Балезино районы Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касимов. Ул Кистем авылында да катнаш гаиләләр саны артуын, балалар бакчасында тәрбия эше рус телендә алып барылуын җиткерде.

Моңа каршы милли оешмалар халкыбызның үзаңын күтәрү буенча эшен тагын да активлаштырырга тиеш. Регионнарда милли хәрәкәткә күбрәк халыкны җәлеп итәргә ниятләре оешмаларның. 2012 елда Можга, Воткински калаларында милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре итеп яңа кешеләр сайланды. Воткинскида Рафаил Фәтхуллин, Можгада – Руслан Галиев. Алар җиң сызганып эшкә алынды. Бу оешмалар шәһәр татарларын берләштерүдә дә зур көч булып торыр дип ышанасы килә.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Ижау шәһәренең “Үзәк” теш шифаханәсе директоры Равил Шәрифуллин сайланды. Равил Шәрифуллин милли тормышта актив катнашучы. Ә милли оешма җитәкчесе буларак - яңа кеше. “Булышучылар кирәк. Шул вакытта гына эш алга китәчәк” дигән фикерен җиткерде ул сайлаулардан соң.

Дөрестән дә, таяныр кешеләр яныңда күп булса – эшләр дә нәтиҗәле барыр. Икенчедән, рәиснең үзе кебек спонсорлар да табылыр дигән фикер яңгырады. Бу буш сүзләр булмады. Милли-мәдәни мохтарият һәм Татар иҗтимагый үзәге, милли сәясәт министрлыгы белән Ижауда зурлап милли бәйрәмебез - Сабантуен уздырды. Бәйрәмгә хас барлык уеннар, ярышлар зур оешканлык төстә барды. Милли көрәштә Идел буе төбәкләреннән күп кенә батырлар бил алышты. Көне буе сәхнәдә үзешчән сәнгать осталары моңлы җырларыбызны башкарып, тамашачыларның күңелен күтәрде.

Ижауда яңа гыйбадәт йортлары да ачылды

Халкыбызны берләштерүче көч – ул милли һәм дини тәрбия. Алар бергә алып барылган очракта гына нәтиҗәләр дә югары булачак. 2012 ел республика мөселманнары тормышына яңалыклар алып килде.

Ижауда Петров урамында рәсми рәвештә “Иман нуры” мәчете ачылды. Анда дин тотучылар өчен хәзер мөмкинлекләр артачак.

Шәһәр үзәгендә төзелеп килүче мәчеттә дә эшләр күпкә алга китте. Гыйбадәт бинасының эче тулысынча матурланып, эшләнеп бетте. Анда инде җылы кертелгән, дин кардәшләребезнең иминлеген саклау буенча барлык чаралар күрелгән. “Бирегә килеп намазлар уку өчен дә мөмкинлекләр бар. 2012 елда мәчетне тагын ике биек манара бизәде. Көз айларында мәчет тирәсендә дә күп кенә эшләр башкарылды”, диде мәчетләр төзелеше фонды рәисе Нәгыйм Каюмов.

Яшьләр берлегенең иң зур чараларының берсе - “Татар кызы” бәйгесе

“Иман” оешмасына да яңа рәис сайланды. Линар Насретдинов көз көне дилбегәне Ринат Фәйзуллинга тапшырды.

"Иман" татар яшьләре берлеге ике дистә ел эшли. Бу дәвердә оешма төрле чаралар уздырды. Ә менә “Татар кызы” бәйгесен әле беренче тапкыр оештырды. Республиканың иң чибәр, уңган, булган татар кызы бәйгесендә сигез кыз катнашты. Аларның барысы да югары уку йортлары студенткалары – булачак табиблар, юристлар, икътисадчылар. Кызлар дәресләрдә татар телен үзләштергән, биергә, җырларга өйрәнгән, милли киемнәр әзерләгән. Тыйнак, игелекле, чая, үткен татар кызларын жюри югары бәяләде.

Бәйгедә катнашучы һәр кыз төрле номинацияләрдә бүләкләнде, ә татар кызы бәйгесенең җиңүчесе итеп Гүзәлия Нургаянова билгеләнде.

Шәһәрдә үскән татар кызлары, иң мөһиме, сәхнәдән тырышып туган телендә чыгыш ясады, ана теленә якынайды. Бу киләчәктә аларга телебезне тирәнрәк өйрәнергә, тарихыбыз белән кызыксынырга этәргеч булыр, тормышларында истәлекле матур бер мизгел булып кына калмас.

Балалар бакчаларында татар төркемнәре оешуына – 20 ел

Балалар – безнең киләчәгебез. Татар гаиләләрендә үсүче сабыйларга милли тәрбия бирү, кечкенәдән туган телендә сөйләшергә өйрәтү, сәнгатебез, мәдәниятебез белән таныштыру, иң мөһиме - гореф-гадәтләребезне яшьтән бала күңеленә сеңдерү – шушы максат белән 20 ел элек Ижау шәһәренең 215нче балалар бакчасында татар төркеме ачылды.

215нче балалар бакчасында ике дистә ел милли тәрбия һәм укыту алып барылуының егерме еллыгын зурлап уздырдылар. Бакчада татар балаларын беренчеләрдән булып туплый башлаган мөдир Гүзәл ханым Йосыпова аларны сокланып күзәтте. Бүген бакчада кулланма материаллар, методик әсбаплар, матур әдәбият, бәйрәмнәр уздыру өчен сценарийлар күпләп тупланган. Ә егерме ел элек милли юнәлештә эшне буш урында башлап җибәрүе җиңел булмаган. 215 санлы бакчаны ул елларда җитәкләгән Гүзәл Йосыпова бу хакта болай искә алды. “ТИҮ җитәкчесе Мәсгүт Гаратуев бакчага килде. Татар төркеме оештыру турында киңәшләштек. Татарча бер китап юк. Тәрбияче, музыка хезмәткәре кирәк. Мин Казанга, Ульяновскига барып кайттым. Әти-әниләрне җыйдым. Башта килешүче булмады. Аннан соң әти-әниләр белән аерым сөйләштем. Шулай итеп беренче төркем җыелды. Тәрбияче табылды - Зөлфия Гарифуллина. Эшне башладык. Шуңа бик сөенәм, ул башлангычым бүген киң колач алды”, диде Гүзәл Йосыпова.

20 ел дәвамында бакчада бихисап шәһәр һәм республика күләм чаралар үтте. Республиканың башка бакчаларыннан бирегә тәҗрибә тупларга килделәр.
20 ел элек башлаган Гүзәл ханым Йосыпова эшен Людмила Сибирякова, Ольга Медведева дәвам иттеләр. Бу бакчада татар белгечләре Зөлфия Гарифуллина, Әлфирә Хәмидуллиналар милли тәрбия бирү юнәлешендә күп эшләр башкардылар. Заман таләбе - яңа технологияләр кулланып бүген дә уңышлы эшлиләр.

ТИҮ талантлы балалар өчен музыкаль бәйгеләр оештырды

Татар иҗтимагый үзәге оешкан көненнән үк үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләүне максат итеп куйды. Бу юнәлештә эшне төрле алымнар кулланып инде ике дистә ел алып бара. Шуларның берсе – туган телне өйрәтү белән беррәттән милли моңнарыбызны да балалар күңеленә кечкенәдән сеңдерү тора. Моны тормышка ашыру өчен татар оешмалары музыка уен коралларында уйнаучы балалар арасында инде 19нчы тапкыр бәйге оештырды. Удмуртия ТИҮ мактаулы президенты Мәсгүт Гаратуев “Балалар чыгышлары бик ошады. Милли киемнәрдән, бик оста уйныйлар. Катнашучылар саны да бик күп. Без юкка гына эшләмәгәнбез дигән фикергә килдем. Бу балалар әле киләчәктә үзләрен танытыр”, диде Мәсгүт Гаратуев.

Беренче татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада Ижау кызы катнашты

Олимпиада ике турдан торды. Аның беренче туры интернет аша уздырылды. Анда меңләгән мәктәп укучысы һәм студентлар катнашып, икенче турга узу өчен тиешле күләмдә баллар җырга тиеш иде. Ижау шәһәренең татар гимназиясе укучысы Гөлназ Габбасова икенче турга үтеп, Казанда яшьтәшләре белән көч сынашты. Гөлназ Габбасова махсус бүләккә һәм дипломга ия булды. Укытучысы Рәсилә Габдрахманова укучысының уңышы белән горурлана.

Удмуртиядә әдәбият һәм мәдәният көннәренең нәтиҗәсе дә бар

Удмуртиянең татарлар күмәк яшәгән районнарында, республиканың башкаласы Ижау шәһәрендә ел саен татар әдәбияты, мәдәнияте көннәре уздырыла. Быел бу көннәр милләттәшләребез өчен зур бәйрәмгә әверелде. Әдәбият һәм мәдәният көннәрен Удмуртиянең Язучылар берлеге, мәдәният һәм матбугат, милли сәясәт министрлыклары, милли оешмалар, “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре оештырды.

Язучылар белән очрашу, гадәт буенча, татар гимназиясендә башланды. Укучылар белән аралашырга Татарстаннан язучы Вакыйф Нуриев, шагыйрь, публицист Шәһинур Мостафин, яшь шагыйрә Эльвира Һадиева, ут күршеләребез Әгерҗедән бер төркем шагыйрьләр, язучылар килде.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Вакыйф Нуриев ике республиканың Язучылар берлекләре арасында төзелгән килешү Русия тарихында беренчеләрдән булуын билгеләде. Удмуртия Язучылар берлегенең бик җитди адым ясавын, һәм әлеге Килешүнең берлекләр эшчәнлегенә яңалыклар кертүен җиткерде. “300дән артык әгъзасы булган Татарстан Язучылар берлегендә Татарстаннан читтә яшәүче әдипләребез саны да байтак, алар татар әдәбиятына үзенчәлек кертә, баета”, диде Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Вакыйф Нуриев

Язучылар түгәрәк өстәл сөйләшүендә дә катнашты. Аның нәтиҗәсе - ике республиканың Язучылар берлекләре арасындагы килешүне бүгенге заман таләпләренә туры китереп, яңартырга, эшне тагын да җанландырып җибәрергә килештеләр.

Казан кунаклары Ижауга якташларыбызның әле генә “табадан” төшкән китапларын алып килгән. Бу Ибраһим Биектаулының яңа шигырьләр җыентыгы. Ул якташыбызга 75 яшьлек юбилее уңаеннан зур бүләк булды.

Әдәбият һәм мәдәният кысаларында республикада таныш шәхесләр – шагыйрь Ибраһим Биектаулы, җырчы Шәфига Таҗетдинова һәм шагыйрә Гөлфия Исхакованың юбилейларын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

"Яңарыш" газетасының меңенче саны дөнья күрде

Удмуртия татарлары тормышында тагын тарихи вакыйга. 5 апрельдә республика татарларының милли басмасы "Яңарыш" газетасының меңенче саны дөнья күрде.

"Яңарыш” газетасында ике дистә елдан артык татарлар тормышын чагылдырган хәбәрләр, аерым шәхесләр турында язмалар, җирле авторларның иҗаты һәм башка бик күп мәкаләләр басылган. Алар – республика татарларының тарихы дисәк тә, дөрес булыр.

“Яңарыш” заман таләпләре белән бергә атлый. Техник җиһазлар да яңартылып тора. Газетаны киләчәктә тулысынча төсле итеп чыгарырга хыялланалар. Яшь буынның Интернет белән мавыгуын исәпкә алып, газетаның интернетта үз сайты булдырылды.

“Яңарыш” газетасы каршында өлкәннәр әдәби берлеккә тупланып, иҗат итә. Балалар иҗаты да журналистлар күзәтүендә. Атна саен "Алтын йомгак" битендә балалар язмалары дөнья күрә. Күптән түгел газетада 2012 елда басылган мәкаләләр, шигырьләр һәм балалар рәсемнәре аерым китапчык булып чыкты. Бу республикада татар телендә дөнья күргән 46нчы китап.

Удмуртиядә декабрь чатнап торган суыклары белән хәтергә кереп калыр. Мондый зәһәр салкыннар күптән булганы юк иде.

XS
SM
MD
LG